“Без генә картаеп киттек”

Юлыбыз Теләче районының Баландыш авылына төшкәч, 62 ел бергә яшәгән Мөслимә һәм Хәсән Әхмәтшиннар гаиләсе белән таныштырдылар. Өлкәннәр янына килеп утырып, сүз башлаганчы, Мөслимә апа гомер иткән иренә карап алды. “Син сөйлисеңме башта, Хәсән?” – диде ул ягымлы тавыш белән. Ире исә: “Әйдә, син башла инде, Мөслимә”, – дип эндәште. Ир хакын хаклау менә шул була инде ул, дип уйлап куйдым.

Озын гомер кичереп, күпне күрсәләр дә, авыл халкының күпчелегенә хас булганча, алар да сабыр һәм аз сүзле булды.
– Кавышканга – 62 ел, балам. Дөнья булгач, төрле чак булгандыр, ул кадәр зур авырлыклар күрдек, дип зарланырлык та урын юк… Яшь чагында карыша белмәдек, кая кушсалар, шунда эшләдек. Абыегыз белән дә тату яшәдек. Дүрт бала үстердек, – дип сүзен башлады Мөслимә апа.
Хәсән абый да гомер буе хезмәттә булган.
– Малай вакытта ук ат җигеп, тирес түгә башладык, – диде ул. – Иртәнге өчтә торып сука сукаладык. Өйгә кояш баегач кайтып керә идек. Сугыштан соң, 1949 елда Донбасска алып киттеләр. Анда 10 ел эшләп, ялга кайткач, Мөслимә апагызны да алып килдем. Аның белән ике ел эшләдек. Аннан соң туган якларга кайттык.

Ләкин зур авырлыклар, борчулар күрмәдек, диюләре дә әлеге дә баягы сабырлык һәм “авызың кан булса да, төкермә” дигәнне истә тотып кына әйтелгән сүз булгандыр. Чөнки, алга таба сөйләшүебездән билгеле булганча, хәсрәт-борчуларны аларга шактый күп күрергә туры килгән.
– Өченче сыйныфка күчкәч, олы балабыз суга төшеп үлде. Икенче улыбыз шахтада эшләп, пенсиягә чыккач, 42 яшендә Пермь краенда вафат булды. Аны үзебезгә алып кайтып җирләдек. Бала югалту зур хәсрәт инде, балам. Ләкин без моны Ходайның сынавы буларак кабул иттек. Сугышып, кеше кулыннан харап булмадылар бит, – ди ана кеше.
Хәзерге вакытта өлкәннәр ике балалары, оныклары белән чөкердәшеп яшиләр. Уллары гаиләсе белән шушы авылда гына яши икән.

Ирле-хатынлы Әхмәтшиннарга – 89 яшь.
– Әйтергә дә оят инде бу яшьне, – дип ихластан елмая Мөслимә апа. – Ходай гомерне бирсә, киләсе елга 90 яшь тула бит инде. Без сигез бала идек. Туганнарым барысы да үлеп бетте. Сигез баладан бер үзем яшәп ятам менә… Без яшь чакта авылда бер әби бар иде. Аның әледән-әле: “Кадерсез гомергә калдык. Озак булып китте инде”, – дип әйткәненә гаҗәпләнә идек. Менә хәзер үзебез шулай дип утырабыз. Хәзергә, Аллага шөкер, тормышыбыздан бик канәгать. Өй җылы, газ, су кергән. Нәрсә алсаң, шул бар. Вакытында пенсиясен китереп торалар.

“Без генә картаеп киттек хәзер”. Әнә шулай дип тәмамлады ул башлаган фикерен.
– Яшьләр без күргәнне күрмәсен, Ходай җир өстенә иминлек бирсен, еллар тыныч булсын. Мин шуны телим. Без күргәнне күрмәгез, балам, – дип теләк теләде Мөслимә әби. – Сугыштан соңгы елларда 13-14 яшьләрдә урман кисүдән кайтып кермәдек. Хәзер инде яшьләргә: “Аңлаган, кадерен белгән кешегә, без җәннәтнең җәннәтендә яшибез”, – дим. Ун ел элек авылыбызда яңа пункт ачылган иде. Шунда районнан килгән бер җитәкче яныбызга килеп басты да: “И әбиләр, шушы көннәр сезгә бер ун ел иртәрәк булса иде. Хәзерге яшьләргә юл да, клуб та кирәк түгел. Әз генә, җиңел генә эш булсын да, кесә тулы акча булсын”, – диде. Бик рәхәт хәзер, балам, тормышлар…

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү