Безнең өчен “икенче урын” дигән төшенчә юк

Безнең өчен “икенче урын” дигән төшенчә юк. Хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионатында җиңү яулаган Россия җыелмасын ярышта шушы сүзләр илһамландырган. Чемпионат 7 – 14 октябрьдә Чехиянең Одолена-Вода һәм Прага шәһәрләрендә узды. Россия данын яклаган гүзәл затлар арасында татарстанлылар да бар.
Җиңел булмады

“Динамо” җыелма командасы 2016 елда Казанда үткән ярышларда бу спорт төрендә чемпион булып танылган иде. Быел исә спортчыларга чемпион исемен кабат дә­лил­ләргә туры килде. “Нәрсә көтәсен белеп бардык, без­нең өчен “икенче урын” ди­гән төшенчә юк”, – ди команда вәкилләре.
Ярышларның сайлап алу этапларын безнекеләр җи­ңел узган. Үз төркемнәрендә Греция (3:0), Венгрия (3:0) һәм Бөекбритания (3:0) командаларын җиңеп, беренчелекне яулаганнар. Плей-офф уеннары исә алай шома гына бармаган. Ярымфинал матчында Россия җыелмасы Германия спортчыларына каршы уйнаган. Беренче сетны җиңеп, аннан икесен рәттән оттырып, дүртенче-бишенче партиядә генә җиңүгә ирештеләр. Финалда Россия җыелмасы мәй­дан хуҗаларын – Чехия командасын 3:1 исәбе белән отты. Кискен ярышта җиңеп алган бүләкләрне волейболчылар Татарстанның “Динамо” җәм­гыяте рәисе – Татарстан Президенты Аппараты җи­тәк­чесе Әсгать Сәфәровка тапшырды.  Россия җыелмасына ил­нең биш төбәгеннән “иң-иң”­нәрен генә туплаганнар. Россия данын Мәскәү, Казан шә­һәрләре, Ставрополь, Краснодар, Вологда өлкәсе вәкил­ләре яклаган. Ә чемпионатта барлыгы 8 команда туп суккан.

“Болардан җиңелергә ярамый!”

Алдарак язганыбызча, 2016 елда Европа чемпионаты Казанда 18 – 25 май көн­нәрендә узган иде. Барысы да чагыштыруда беленә: Че­хиядәге ярышларны күреп кайткач, Россия делегациясе, үзебездә оештырылганы күп­кә яхшырак иде, дигән фи­кергә килгән.

– Чехлар ярышны гади­рәк итеп уздырды. Аларның заллары да гади генә иде. Ә бездә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен менә дигән заманча инфраструктуралы волейбол үзәге бар, – диде “Динамо” спорт җәм­гыяте рәисе­нең беренче урын­басары Салават Гайсин. – Хөкемдарлык һәм оештыруга килгәндә, барысы да регламенттагыча бул­ды. Без Прагадагы ку­накханәдә тордык, 20-30 чакрым узып, уеннарга бардык. Ярыш лаеклы һәм матур узды. Команда­ларның әзерлеге бик югары иде. Андагылар барысы да – профессионал. Шундый команда туплап, җиңүгә ире­шүебез бик яхшы.

Россия җыелмасының баш тренеры Андрей Лебедев әйтүенчә, Германия командасы белән уенны алар озак вакыт истә тотачак әле. Ярымфиналда алар белән без­некеләр арасында ярыш бик кызу барган.
– Безнекеләр 3:0 исәбе белән җиңәр дигән өмет булды. Беренче партиядә кызлар җиңеп барса да, соңрак барысы да үзгәрде, – диде Андрей Лебедев. – Хисләрне кырыйга куеп, салкын акылны эшкә җигәргә кирәк, дидем. Ярдәм­чем Руслан Мурзаков белән уйлашып, үз­гәрешләр керттек һәм 15:2 исәбе белән җиң­дек.

Салават Гайсин да бу команда белән уеннан алган хис-кичерешләрен уртак­лаш­ты.
– Бөтен зал Германия өчен җан ата, җиңеләбез. Шул вакытта мин кызлар яны­на килдем дә: “Кызлар, 1945 елны искә тө­ше­регез! Кем­нән-кемнән, болардан җи­ңелергә ярамый!” – дидем. Әйе, болай ук әйтү дө­рес түгелдер, аңлыйм. Әмма монда безнең белән хисләр идарә итте.
Россия командасы вә­килләренә тренерның үз таләпләре бар икән. Андрей Лебедев әйтүенчә, аның өчен иң мөһиме – уенчылар белән бер дулкында булу һәм бер телдә сөйләшү. “Кай­чак уенчы бик шәп техникага ия була, әмма спорт телен белми, аңламый”, – ди ул.

Россия җыелмасы вә­ки­ле Людмила Гыйләҗет­ди­нова, команда капитаны буларак, уенчыларның җиңү өчен барысын да эшләвен әйтте.
– Командада беренче генә ел эшләмибез, волейбол­ны да бүген генә уйнамыйбыз. Берәүне дә мотивацияләргә кирәкми. Берәү дә бала-чага түгел, ни эшләгәнен белә, ник килгәнен аңлый. Барысы да үзендә җаваплылык тойды. Минемчә, күбрәк кызларны тынычландырырга туры килде әле. Алар җиңәм дип атлыгып торды. Нинди уенга булса да, шулай чыгабыз. Көрәш – бөтен җирдә дә көрәш инде ул.
Татьяна Вәлиева-Фукс ярышка нәкъ менә аны сайлап алганнары өчен тренерына рәхмәтле. Ник дигәндә, ул декрет ялында булган.
– Профессиональ спорттан соң мондый ярышка чыгу барыбер сөендерә. Үзеңне янә 20 яшьтәге кебек тоясың, әле дә формада икәнмен, дисең, – ди Татьяна. – Европа чемпионатыннан бары тик уңай тәэ­сирләр генә алдым. Рәхәтләнеп сөйләштек, тәҗ­рибә уртаклаштык һәм җиңү яуладык!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү