Билгесез шартларда юкка чыга

Мин балык Бистәсе районы Олы Елга авылының тарихын яза башлаган идем. Китапта мәктәп тарихы, авылның мәгариф бүлекләре дә бар. Сүз укытучылар турында да барачак. Илгиз Харис улы Шакиров турында тулы мәгълүмат юк. Фани дөньядан ничәнче елда киткән, Казанда кайсы зиратта җирләнгән дигән мәгълүматлар җитми. Ул әле – безнең туганыбыз тиешле кеше дә.

Аларның гаиләләре 1930 елның икенче яртысында Олы Елга авылына күчеп килә. Әтисе Харис Шакировны яңа төзелеп беткән мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны сугышка алалар. Директор итеп Харис абыйның хатыны Мәрьям апаны билгелиләр. Шулай итеп, сугыш беткәнче мәктәптә директор вазифаларын Мәрьям Шакирова башкара. Сугыш беткәч, 1946 елда аны Ленин ордены белән бүләклиләр. 1946 елда сугыштан Харис Шакиров әйләнеп кайта да үзенең вазифасына керешә. Илгиз абый шул елларны укыта башлый. Ул елларда укытучылар арасында иң яше була. Тора-бара Казан педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. Әтисе Харис белән әнисе Мәрьям апа пенсиягә чыккач, Илгиз абыйны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Бераздан ул Казанга күчеп китә, бер мәктәптә укыта башлый. (Кайсы мәктәп икәне билгесез.) Өйләнә, тормыш корып җибәрә. Ике улы туа. Еллар уза. Илгиз абыйның тормышында күңелсезлекләр килеп чыга. Хатынын, бер улын югалта. Илгиз абый билгесез шартларда юкка чыга. Беркем дә белми. Малае да элемтәгә чыкмый.

Безгә аны эзләп табарга ярдәм итсәгез иде, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Рафаэль Сальмушев

Иремнең рухы шат булсын иде

Мин  иремнең туганнары  Гүзәл  һәм Наилә  Илаловаларны эзлим.  Бүген Гүзәлгә – 60,  Наиләгә 62 яшь булырга тиеш.  Алар Казан шәһәрендә туып үскәннәр. Әниләре – Бибинур, әтиләре Рашат  исемле булган. Мин бу хатны ирем Рафаэль Әнәс улы Илаловны искә алып язам. Үзе  вафат инде. Безгә, бик яратып, бик еш  Гүзәл белән Наилә турында сөйли иде. Тик иске адреслары буенча ул аларны таба алмады.  Элек алар Авангардная урамында торганнар.  Ирем мәктәптә укыганда шунда яшәгән. Ул вакытта кызлар да мәктәптә укыганнар.  Рафаэль  шуннан соң институт тәмамлап, Чистайга юллама белән килгән.  Шунда танышкан идек. Хәзер Зәйдә яшибез. Гүзәл белән Наиләне эзләп табасы килә. Иремнең рухы да шат булыр иде. Шуңа да, “ВТ”да  шушы рубриканы күргәч, шалтыратырга  уйладым. Игелекле эшегез өчен рәхмәт сезгә!

Хөрмәт белән, Альбина Илалова

 

Равил абый Мәскәүгә барырга җыена

№ 2726323;  4 октябрь, 2019 ел

Бу игъланда  Осланов Нурболатның   Мингалиев Равилне эзләве турында язылган иде. Алар Әфганстанда бергә хезмәт иткәннәр, дус булганнар.    Засадага эләгеп, яраланганнар. Шуннан соң Равилне госпитальгә җибәргәннәр. Элемтәләре өзелгән.

Беренче булып   безгә Равил абыйның сеңлесе, матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнур Шәрәфиева шалтыратты.  Ул абыйсының бик шатланганын әйтте.  Авылда да газетаны кулдан-кулга йөрттеләр, тын гына яшәп яткан халыкны кузгатып җибәрерлек вакыйга булды бу, дип сөйләде ул.  Аннан Равил абый белән сөйләштек.  Яраланганнан соң аны Ташкенттагы госпитальдә дәвалаганнар.  Аннан ял итәргә җибәргәннәр. Отпусктан соң ул Ташкентта инструктор булып хезмәт иткән. Әфганстанга чыгармаганнар. “Бик кешелекле егет иде ул. Яхшы яктан гына искә алырлык”, – диде ул Нурболат турында.

Кичә генә хезмәттәшебез тагын бер шатлыклы хәбәр ирештерде. Очрашу урыны итеп “Жди меня” тапшыруының студиясен сайлаганнар.  Равил абый 27 октябрь көнне  Мәскәүгә барырга җыена. Яңалыклар булса, хәбәр итәрбез.

Гумәр абый табылды

№2726787; 4 октябрь, 2019 ел

Гумәр абыйның фамилиясе  Ибраһимов түгел,  Сөләйманов булып чыкты. Казанда яши. Аны  Тын океан флотында бергә хезмәт иткән дусты  Бектимиров Линнур эзли.  Безнең белән  хәләл җефете Разия апа сөйләште. “Иртә белән үк Арча районының Мәмсә авылында яшәүче сеңлем Рузалия шалтыратты. Алар газетаны алдыралар.  Шуннан киоскларга чыгып йөгердек. Көчкә таптык. Алып бетергәннәр. Гомәрнең бик очрашасы, яшьлек елларын искә төшереп утырасы килә”, — диде ул. Бу хакта без “Жди меня” тапшыруына юлладык. Хәбәр көтәбез.


Фикер өстәү