Бу шимбәдә узачак ярминкәдә кайберәүләрне генә коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар

Республикада бу шимбәдә, 5 октябрьдә узачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чарага килгән әби-бабайларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Муниципаль районнар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, агросәнәгать комплексы предприятиеләре ярминкәләргә килгән өлкән буын вәкилләрен кайнар чәй, коймак, бөккән һәм башка камыр ризыклары белән сыйларга булды. Өлкәннәргә мондый сый-хөрмәт Казанның барлык ярминкә мәйданчыкларында да күрсәтеләчәк», — диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Анатолий Никитин.

Ул билгеләп үткәнчә, 14 сентябрьдә башланган көзге ярминкәләр республика башкаласында, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрь һәм Усаклы бистәләрендә үткәрелә. Ярминкә мәйданчыкларының адреслары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми порталында танышырга мөмкин.

 


Фикер өстәү