Быел «Үзгәреш җиле»ндә кайсы артистлар катнашачак?

«Үзгәреш җиле» татар җырының дүртенче фестивале 28-29 ноябрь көннәрендә узачак. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә алдагы өч сезонда катнашкан 16 башкаручы чыгыш ясаячак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Эльза һәм Артур Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Әмир Әхмәдишин бар. Барлык артистлар да дирижер Станислав Курбацкий җитәкчелегендәге симфоник-джаз оркестры аккомпанементында хәзерге заман аранжировкаларында татар телендә җырлар башкарачак.

Спектакльнең музыкаль җитәкчесе янәдән Мәскәү музыканты Вадим Эйленкриг була.  Мәскәүнең «Q-Stage» компаниясе тамашаны утлар белән бизи, фестивальдә Сергей Мандрик җитәкчелегендә Мәскәүнең «Street Jazz» балеты да катнашачак.

Ел дәвамында фестивальдә катнашучылар белән вокал буенча педагоглар Венера Ганиева, Ксения һәм Алексей Коробковлар репетиция ясый. Сәхнә репетицияләре апрель — июль айларында узды, ә генераль репетицияләр ноябрьдә башлана.

«2019 елгы концерт фестивале, мөгаен, соңгы булыр. Чөнки киләсе елга яңа проект планлаштырыла һәм ул мюзикл булыр, мөгаен», — дип хәбәр иттеләр опера һәм балет театры матбугат хезмәтендә.  2020 елның 17 гыйнварында фестиваль концерты Нью-Йоркның Карнеги-холлның танылган концерт залында узачак.

 


Фикер өстәү