Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка — 60 яшь

Хөрмәтле Наил Гамбәрович!

Узган гомерне халык елга агымы белән чагыштыра. Берәүләрнең гомер елгасы бер җеп кебек кенә сузылып акса, кемнәрнекедер шарлавыклы, кискен борылышлы. Кибеп, юкка чыккан елгалар да аз түгел. Сезнең гомер елгасын мин җәйрәп агучы Идел елгасы белән чагыштырыр идем. Беренче карашка бик тә тыныч кебек, ә үзендә күпме гайрәт, көч-куәт! Татарстан Республикасы һәм Россиянең иң зур икътисади үзәкләренең берсе булган Чаллы шәһәренә дә сезяңа дулкын алып килдегез.  Чаллы данлыклы ватанпәрвәрләр, эшчеләр, автомобиль төзүчеләр  шәһәре.  Безнең халык туры сүзле, буш вәгъдәләргә ышанмый. Сез, үзегезгә генә хас көч-дәрт белән көн кадагындагы бик мөһим бурычларны хәл итеп килүче компетентлы, алдынгы, зирәк җитәкче һәм мөлаем кеше буларак,шәһәр халкының хөрмәтен яуладыгыз. Йомшак күңелле, тимер куллы җитәкче ди халык сезнеңхакта. Без, шәһәр эшмәкәрләре, предприятие җитәкчеләре сезнең һәр мәсьәләнең төбенә төшеп, аңлап, дөрес карар кабул итә белү сәләтен бик югары бәялибез.

Бүген Чаллы үзенең яңа статусында – социаль-икътисади үсеш ягыннан алга китешле территория буларак, көннән-көн көндәшлеккә сәләтлерәк, җитешрәк тормышлы шәһәргә әйләнә. Халык саны, гомер озынлыгы арта, яңа эш урыннары булдырыла. Төзелеш кайный: ел саен яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт, ял үзәкләре, креатив индустрияләр мәйданчыклары сафка баса.  Әлеге уңай үзгәрешләрне читтән генә күзәтеп тормыйча,эчендә кайнап — сезнең белән бергә шәһәрне үстерүебезгә шатбыз, әлеге эштә катнашуыбыз белән горурланабыз.

Наил Гамбәрович! Юбилеегыз уңаеннан шәхсән үз исемемнән һәм “Профит” компанияләре төркеме коллективы исеменнән иң җылы котлауларны кабул итегез! Сез бу гомер бәйрәмегезне тормышта бик күркәм нәтиҗәләр, Татарстан файдасына күп еллык эш стажы белән каршылыйсыз. Кайда гына эшләсәгез дә, Сез бернәрсәгә дә битараф булмыйча, республика җитәкчелеге куйган бурычларны үтәп, Татарстан үсешенә зур өлеш керттегез. Киләчәктә дә адымнарыгызның ышанычлы һәм ныклы булуын, максатларыгызга ирешүегезне телим! Тормышыгыз гаилә җылысына, якыннарыгыз кайгыртуына төрелсен, алар Сезгә дәрт һәм рух өстәсен. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  “Профит” компанияләре төркеме” җаваплылыгы чикләгән җәмгыяте генераль директоры Марсель МИНГАЛИМОВ


Фикер өстәү