Чаллыда ике егет азык таратучыны талаган

Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерның ашамлыгын һәм акчасын талап алган ике егетне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичен ведомстводан тыш сак хезмәтенә ГЭС бистәсендә бер ир-атны талаулары хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләр ике егетнең, әзер ризык таратучы курьер янына килеп, аның азык-төлек салынган пакетларын талап алуын ачыклаган. Ир-ат аларның төс-кыяфәтләрен сурәтләп биргәч, Росгвардия хезмәткәрләре талаучыларны эзләргә керешкән.

Тиздән аларның эзенә төшкәннәр. Курьерны талаучылар Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек ике егет булып чыккан.

Егетләрне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү