Чама хисе кирәкме? | Эстрада артистлары һәм аларның социаль челтәрдәге гамәлләре турында

Кем гаепле? Мәзәк ясарга тырышкан җырчымы, әллә инде бу вакыйганы куерткан халыкмы? Сүзебез эстрада артистлары һәм аларның социаль челтәрдәге гамәлләре турында.

Җырчы. Элек халык өчен ул изге кешеләрнең берсе иде. Берсе дим, чөнки аңа кадәр укытучы бар әле. Мөхәммәт Мәһдиев язганча, укытучының бәрәңге ашавы да безгә гаҗәп тоела иде заманында. Илаһи зат ашамаска-эчмәскә тиеш дип уйланылгандыр, күрәсең. Җырчы да шулай. Илһам Шакиров, Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова безнең өчен буй җитмәслек олпатлар булды. Бу шәхесләр турында имеш-мимеш гайбәт ишетелсә дә, аңа ышанып булмый, киресенчә, ул гайбәтне җиткерүче бик түбән дәрәҗәдәге адәм булып тоела иде. Наҗия Теркуловадан интервью алганым истә. Ялгыз калуын ул гомерен сәнгатькә багышлавы, халыкка шәхси тормышын күрсәтергә теләмәве белән аңлаткан иде. Гади генә әйткән бу сүзләрдә никадәр әрнү салынганын аны үз колагы белән ишеткән кеше генә аңлар.

Тормышка интернет килеп кергәч, җырчылар халык арасына лып итеп төшеп утырды. Алар белән аралашып, сораулар язып та була хәзер. Җырчылар да интернет аша тамашачыны арттырып булуын җәһәт аңлап алды, кызык эзләү башланды. Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиеваның бер ятакта фотога төшүе, Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевның юлда тапталган хайван үләксәсе янында туктап, аннан кызык ясарга тырышуы шуның бәласедер.

Вакытында нокта куелса, бу вакыйга ул кадәр таралмаган да булыр иде, бәлки. Ләкин җырчылар аклана башлады, юлда үләксә ятмаган, канлы чүпрәк кенә булган икән. Бу халыкны тагын да кыздырып җибәрде. Ахыр чиктә, Фирдүс, миңа язган сүзләрегез өчен җавап бирәчәксез, дип янаса, Гүзәл Уразова: “Минем сезгә киңәш итәсем килә: нинди хәл булса да, кешенең үзе белән сөйләшмичә, бер вакытта да ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Менә сез нахакка Фирдүс белән икебезгә шундый яман сүзләр әйттегез. Мин Ходайдан сорыйм: миңа начар сүзләр җиткергән кешегә Ходай үзе шундый сүзләр җиткерсен иде. Безнең белән булган кешеләрне мин һәрвакыт хөрмәт итәм”, – дип рәнҗүен белдерде.

Җырчыларның болай кыланмышында хата бармы? Алар чыннан да чама хисен югалтканмы? Бәлки, халык махсус аларны котыртадыр? Без бу сорауларны аларның остазларына бирдек.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Винера Ганиева артистлар еш кына үзләренең тамашачы өчен өлге булуын оныта дигән фикердә:

– Артист бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш. Аның өсте-башы, тәртибе, аралашуы, репертуары да. Җырчы сәхнәдә базар халкы кебек сөйләшергә тиеш түгел. Яшьләрдә исә мондый күренеш тә күзәтелә. Репертуар да бик сыекланды. Күптән инде бу хәлгә борчылып, Мәдәният министрлыгына һәрбер артистның гастрольгә чыгар алдыннан репертуарын барлауны тәкъдим иткән идем. Шушы тикшерүне узганнан соң гына концертлар белән чыгуны рөхсәт итәргә кирәк. Элек шулай иде ул. Худсоветлар беткәч, демократия дигән булып, артистлар бөтенләй туарылды. Ә бит ул беренче чиратта тәрбияче, сез әйткән укытучы! Үлеп ята икән юлыңда хайван, син аны юл читенә чыгар, күм. Яхшылык үрнәге дә “Инстаграм”да караулар санын арттырыр иде. Бу очрак уңаеннан Мәскәүдән дә шалтыратып сорадылар. Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы минем укучылар дип белгәннәр икән. Бу факт  бик уйландырды. Без болай да укучыларыбыз белән хәйрия чараларында актив катнашабыз. Димәк, тәрбия эшләрен тагын да активлаштырырга кирәк. Җырчыларга исә, уңайсыз хәлдә калгансыз икән, кара пиарга алданып, бу теманы дәвам итмәгез, диясем килә. Нокта куярга вакыт. Видеолар төшерергә яратасыз икән, чама хисен югалтмагыз. Сез бит мактаулы исем ияләре дә. Бу исә тагын да җаваплылык дигән сүз.

Винера Ганиева Лилия Муллагалиеваны укучысы дип атады. Алар очрагын ул төнгә каршы уйламыйча эшләнгән адым дип бәяләде. Борчылуын һәм күп кенә комментарийлар белән килешмәвен белдерде. Көлке көлә килә, артыннан куа килә, диде йомгаклап, атаклы укытучы.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, татар филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, бөтен бәла – сәхнәне мунча ләүкәсенә әйләндерүдә:

– Мин инде ун ел элек үк, сәхнәне мунча ләүкәсенә әйләндерделәр, дип язып чыккан идем. Сәхнә, сәнгать кешеләре халыкны итагатьлелеккә, матурлыкка өндәүчеләр, юкса. Шуңа күрә син бар яктан да камил булырга тиешсең. Чөнки син – матурлык тудыручы. Сәхнә артында теләсә нәрсә кыланып, халык алдына тәти булып чыгып булмый. Кыскасы, артистлар да вагайды, тамашачы да шул дәрәҗәгә килеп төште. Ул “Инстаграм” битләрендә дә чагыла. Алар анда теләсә нәрсә кылана. Шәрә тәндә дә күренә ала. Монысын мин гомумән кабул итә алмыйм. Ир буларак та, эчке ягымны шәрә килеш халыкка күрсәтергә оялам. Хатын-кызның андый кыланмышларын бөтенләй аңламыйм. Бу, билгеле, кешенең эчке дөньясы байлыгы ни дәрәҗәдә булудан килә. Эчке дөньяң тар икән, ул җырчыларның сәнгатендә дә чагыла. Өйдә болай, сәхнәдә тегеләй кыланып булмый. Шуңа күрә җырчылар өстеннән контрольне ныгытырга кирәк. Мин, мәсәлән, сәхнәгә аларны иләктән иләп кенә чыгарыр идем. Бүген сәхнәгә профессионаллар белән беррәттән үзешчәннәр менде. Элек үзешчәннәр район, зона смотрлары аша гына сәнгатькә үтеп керә ала иде. Хәзер кем тели – шул менә. Аларның әзерлеген дә  тикшереп тору юк. Җырчыларга мактаулы исем өләшкәндә дә җиде кат үлчәү кирәк. Атказанган, халык артисты дигән исемнәрне эчке дөньясы әзер кешеләргә генә бирергә кирәк.

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов исә бу вакыйгаларны куертмау ягында:

– Мин бу видеоны да, фотоны да күрмәдем, шуңа күрә анык кына бернинди фикер дә әйтә алмыйм. Ялгышканнар икән, гафу үтенсеннәр, гамәлләрен аңлатсыннар. Гафу үтенгәннәр икән, ботка изүне туктатырга кирәк. Бу һәр яктан да милләт файдасына түгел, — диде ул.

Дөрес, милләт файдасына түгел. Шуңа күрә мондый хәлләрнең башка кабатланмавы мөһим. Бу җәһәттән блогер Ринат Галиәхмәтовтан (@tatar__malay) киңәш сорадык:

– Кызганыч, эстрада җырчыларының күбесендә социаль челтәрләрне алып баручы махсус кешеләре юк. Бер караганда, бу әйбәт: алар халыкчан, тормышларын ничек бар – шулай күрсәтәләр, ләкин нәтиҗәләре турында уйлап бетермиләр. Җырчылар үзләрен бик күп кеше караганын онытып та җибәрәләр бугай. Аларга социаль челтәрләр белән минем кебек кенә шөгыльләнергә ярамый, күпкә җитдирәк карарга кирәк. Чөнки сәхифәләре – шулай ук массакүләм мәгълүмат чарасы. Алар халыкка йогынты ясый, ышандыра, һәркайсы үзенә язылган кешеләр өчен авторитет булып тора. Шуңа күрә видео һәм фото урнаштырганда, мең кат уйлап, үлчәп эш итәргә кирәк. Ничек кенә алсак та, артист – мәдәни өлге. Мисалга Ришат Төхвәтуллинны алыйк. Серле егет. Дустым, кешегә синең сәхнә арты да кызык, шәхси тормышыңнан да видеолар куй әле, дим. Һәр кешенең сере булырга һәм ул аны җиде йозак астында сакларга тиеш, ди. Аккаунтны ничек алып бару уңаеннан Ришат – иң матур өлге.

Без кемнәндер гаеп эзләү, кемнедер пычрату өчен язмадык бу юлларны. Яшерен-батырын түгел, авыр чорда яшибез. Шуңа күрә чама хисен саклап, вакланмыйча, акланмыйча, бердәм булып яшисе, мәдәниятне, милләтне саклап каласы, үстерәсе иде.

Гөлинә Гыймадова 

Фото: instagram.com

Чама хисе кирәкме? | Эстрада артистлары һәм аларның социаль челтәрдәге гамәлләре турында” язмасына фикерләр

  1. Голинэ Гыймадова мэкалэсе белэн тулысынча килешэм,культура, эдэп ягыннан артистлар жаваплылык турындамы онытмасыннар иде, арттырып вакланмаска, кирэмэгэн сузлэр, видео инстаграммга чыгармасыннар дип уйлыйм

Фикер өстәү