Чирмешәндә законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатучыга штраф салганнар

Агымдагы елда Чирмешән район суды, Казанкада яшәүче Николай Никитинга, законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан өчен, 30 мең сум штраф салган. Бу турыда «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар. Суд утырышында Николай Семенович үз гаебен танымаган, әлеге эчемлекне бушлай бирдем, дигән. Никитин полиция хезмәткәрләренә шундый ук — этикеткасыз һәм акциз маркасыз 33 пластик шешәне ирекле рәвештә тапшырган.

“Астан“ сатылган продукция экспертизага җибәрелгәч, аның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәеве ачыкланган, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата административ эш кузгатылган.

Законсыз спиртлы продукция саткан, Түбән Кармалка авылында яшәүче Надежда Денисовага һәм Лагеркадан Рудольф Журавлевка карата да суд 30ар мең сум штраф түләтү карары чыгарган. Алар көмешкә сатканда тотылганнар.

 


Фикер өстәү