Дөньядагы иң өлкән татар әбисе вафат булган

Әстерхан өлкәсендә планетаның иң өлкән хатын-кызы Тәнзилә Бисембеева вафат булган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Тәнзилә Бисембеевага ярты елдан 124 яшь туласы булган.

«Ул тыныч үлде, аны үзләренең җирле зиратларында җирләделәр. Соңгы юлга озатырга бөтен бистә халкы килде», — дип сөйләде Красноярск районы башлыгы Нургали Байтемиров.

 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 1896 елның 14 мартында Әстерхан губернасының Исламгазы авылында туган хатын-кыз Россия рекордлар китабына кертелә.

Бисембееваның беренче ире Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәлак була, аларның уртак баласы кечкенә чакта үлә. Ул икенче тапкыр кияүгә чыга һәм тагын өч ул таба. Аның ун оныгы, 24 оныкчыгы һәм ике оныкчык баласы бар.


Дөньядагы иң өлкән татар әбисе вафат булган” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ