D витаминын хәзер җыеп калыгыз

“Елның бу фасылын файдалы итеп үткәрсәгез, кышын салкын тидереп авырмаячаксыз”, – ди югары категорияле табиб – терапевт Разия Якупова.

Чыннан да, җәй – организм өчен катлаулы чор. Һаваның эсселеге, кояш активлыгының көчле булуы, ял вакытындагы сәфәрләр… Яңа ризык, яңа инфекцияләр белән очрашу котылгысыз, ягъни. Организмга шактый көч килә. Җәйге стресстан арынып, кышка керергә әзерләнү өчен, көзне бик әйбәт яраклашу этабы дип санарга була. Еш һәм озак-озак авыручыларга көзге чордан дөрес файдаланып калу аеруча мөһим.

Сезонга бер борын тыгылу – гадәти хәл 

Олы кешеләрнең тирән тын юллары авырулары белән елга 3-4 мәртәбә чирләве норма санала. Ә пенсия яшенә якынлашканда, бу авырулар ешрак “кунак” була башлый.

Еш салкын тидерүгә көчсезләнгән иммунитет, хроник авырулар сәбәп була. Климат үзенчәлекләре дә (Кырымда кешеләр Мәскәүдәгегә караганда сирәгрәк чирли), яшәү шартлары да (фатирыгыз күптән ремонтланмаган, кайчандыр су баскан, гөмбәчекләр барлыкка килгән булса), әйләнә-тирә мохит та (газлар күп тарала торган зур шәһәр), тормыш рәвеше дә (аз йоклау, коры-сары белән туклану, тәмәке тарту, исерткеч эчемлек куллану) йогынты ясарга мөмкин. Эшләре даими аралашу, җәмәгать транспортында йөрүгә бәйле кешеләрнең дә чирләп китү ихтималы зур. Стресслар да тирән тын юллары инфекциясен йоктыруга этәргеч була ала.

  • Сан
    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары шуны күрсәтә: 3 – 5 яшьлек балалар ОРВИ һәм ОРЗ белән елга 8 – 10 тапкыр чирләргә мөмкин, укырга керер алдыннан бу сан кимергә тиеш.

Урамда йөрергә салкын комачауламый 

Еш салкын тидерү организмны какшата, гомернең сыйфатын гына түгел, озынлыгын да киметә. Димәк, сирәгрәк чирләргә өйрәнергә кирәк. Табибә Разия Якупова саф һавада йөрүдән башларга киңәш итә:

– Скандинавча атлау, велосипедта йөрү, һич югы, урамда һава сулап керү – болар барысы да респиратор инфекцияләр иярү куркынычын киметә, иммунитетны ныгыта. Өстәвенә көз, кояш активлыгы зыяныннан курыкмыйча, организмга D витамины туплап калу мөмкинлеге дә бирә. Күп кеше бу витаминны җәй көне пляжда җыярга исәп тота. Ләкин аларның нияте барып чыкмый. Билгеле булганча, табиблар, кызыныр алдыннан, кояштан саклаучы кремнар сөртергә куша. Саклагыч чаралар тирегә ультрашәмәхә нурларны үткәрми. Андый нурлардан башка исә D витамины барлыкка килми. Ә менә көзен, кояш рәхимлерәк булганда, крем сөртмичә дә урамда йөрергә һәм әлеге витаминны тупларга мөмкин. Әлбәттә, моның өчен саф һавага көндез чыгарга кирәк.

Чыныгу шулай ук яхшы нәтиҗә бирә. Бәкегә чумарга яки өскә боздай салкын су коярга дигән сүз түгел бу. Чыныгуның җиңелрәк төрләре дә җитәрлек. Мәсәлән, суда 100 адым атлау. Бу ысул бик гади: ваннада яки душ кабинасында салкын су ачарга, су тубыкка җиткәч, тишекне томаларга. Шул суда уртача тизлектә 100 адым атларга. Аннары табаннары җылынып китәрлек итеп, аякларны кызу-кызу ышкып, корытып сөртергә. Көн саен кабатлый башласагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. Чыныгуның тагын бер әмәле – контраст душ астында тору. Су температурасы чама белән 27 – 33 градус булырга тиеш. Югарыда әйтелгән факторларның организмның вируска бирешмәүчәнлеген арттыруын үз тәҗрибәмдә һәрдаим күреп торам.

Тылсымлы дару юкмы? 

Тик яңгыр яуганда бер дә урамда йөрисе килми шул. Туйганчы йокларга да тәүлекнең сәгатьләре җитеп бетми. Кышын чирләмәс өчен, иммунитетны ныгытырга яраклы ниндидер медицина чарасы бардыр, бәлки?

Разия Якупова әйтүенчә, табиблар кулында еш һәм озакка сузылган авыруларны җиңә торган чаралар җитәрлек. Мәсәлән, үз вакытында ясалган прививкаларның чирләрдән саклавы 100 процентка якын. Ләкин иммунитетны беренче чиратта югарыда телгә алынган чаралар ярдәмендә ныгытырга кирәк. Аннары инде дарулар өстәп җибәрергә дә була.

– Әгәр кешенең иммунитеты берәр төрле хроник чир аркасында начарланган икән, дарулар билгеләп, аның иммун халәтен төзәтү мөмкинлегебез бар, – ди Разия Әюп кызы. – Ләкин препаратларның кирәк булу-булмавын табиб кына билгели. Моның өчен берничә төр тикшеренү үткәрелә, анализлар алына. Иммунитетны үзбелдеклеләнеп күтәрергә маташмагыз. Сәламәтлеккә файда булмау гына түгел, зыян килү ихтималы да зур.


Фикер өстәү