Хыялыңа тугры калырга, максатка илткән юлда туктап калмаска – Россия Герое Дамир Йосыпов яшьләргә шулар хакында сөйләячәк.
Ул “Мәскәү – Татарстан күпере” форумында катнашачак. Чара 9 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Исегезгә төшерәбез: 15 августта “Уралавиалинияләре”нең Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигателе сафтан чыккан лайнерны Мәскәү янындагы кукуруз басуына төшереп утыртты. Пилотның һөнәриосталыгы “Мәскәү – Симферополь” самолетының 226 пассажиры һәм 7 экипаж әгъзасын исән калдырды.