Данис Зарипов турында 5 факт

  • Гагарин Кубогын биш мәртәбә откан бердәнбер хоккейчы
  • Өч мәртәбә дөнья чемпионы, берәр көмеш һәм бронза медальләргә ия
  • Һөҗүмченең Чаллыда – кәшәкә заводы, Казанда хоккей үзәге бар
  • Энесе – Марат Кытайның “Ценг Тоу” командасында уйный
  • Алабуганың Татар Дөм-Дөме авылында хоккей турниры оештыра

 

«Иң мөһиме — Татарстан гербы булсын». Дүшәмбе көнне “Ак барс” өчен 1200нче очрашуын уздырган Данис Зарипов команданың яңа формасы турында әнә шулай диде. “Нефтехимик”ка каршы узган уенда Казан хоккейчылары бозга кара киемнән чыкты. Шул рәвешле үзләренә инде 15 ел дәвамында ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Матч башланыр алдыннан алканы да бозга нефтьчеләр атты. Төрле елларда “Татнефть”тә Зиминнар гаиләсеннән 38 кеше эшләгән. Аларның гомуми стажы исә 750 елга җитә. Нефть тармагында эшләүчеләргә хөрмәт йөзеннән “Ак барс” уенчылары үз бозында ял һәм бәйрәм көннәрендә узачак очрашуларда кара форма киеп уйнарга җыена. Беренчесе Дмитрий Квартальнов командасы өчен уңышлы тәмамланды. Казан уенчылары “Нефтехимик”ны 3:2 исәбе белән отып, Көнчыгыш конференциясендә беренче урынга чыктылар. Сүз уңаеннан, якташларыбыз КХЛда иң күп алка керткән команда санала. “Ак барс” уенчылары 10 очрашуда 38 мәртәбә уңышка иреште.

– Матур килеп чыккан. Әмма ул командага җиңүләр алып килсен иде, – диде очрашудан соң команда капитаны Данис Зарипов. – Нинди киемнән чыгыш ясавыбыз әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – Татарстан гербы булсын.

Данис Зарипов өчен исә кара киемле матч тарихи вакыйгага әверелде. Татар хоккейчысы Россия чемпионатларындагы 1200нче уенын уздырды. Әле берничә көн элек кенә Данис чираттагы рекордны яңартты. “Куньлунь Ред Стар”га каршы узган очрашуда ул бер алка һәм ике нәтиҗәле пас белән “Ак барс”составында КХЛ уеннарында җыйган очколарын 326га (147 алка һәм 179 пас) җиткерде. Әлегә кадәр иң яхшы күрсәткечкә 325 очколы (140+185) Алексей Морозов ия иде. Заманында Морозов белән бер өчлектә уйнаган Зарипов янында быел тагын 95нче сан астында чыгыш ясаучы хоккейчы пәйда булды. Әмма Данис 20 яшьлек Артем Галимов турында тыйнак фикердә. “Аларны берничек тә чагыштырып булмый. Артемнан нинди уенчы үсеп чыгар бит, аңа әле бик күп тырышырга кирәк”, – ди Зарипов.

Очрашудан соң төп игътибар, аңлашылганча, янә Даниста булды. Аны тәбрикләргә дип клуб җитәкчеләре дә җыелды, журналистлар да Зариповны тынычлыкта калдырмады.

– Әлбәттә, бу кадәр матчта уйнау –сөенечле вакыйга. Иң элек минем белән бергә бозга чыккан егетләргә рәхмәт әйтәм. Алар ярдәме белән бүгенге көнгә килеп җиттек. Яшермим, уйнарга теләгем дә, көчем дә, мөмкинлек тә бар. Күпмегә җитәсен әйтә алмыйм, әмма мөмкин кадәр озаграк уйнарга һәм командага файда китерергә тырышачакмын, – диде Зарипов. – Суперлигадагы беренче очрашуымны әле дә хәтерлим. “Мечел” составында уздырган тәүге уенда бозга чыгуга ук миңа штраф чәпәделәр. “Динамо”га каршы уйный идек. Максим Афиногеновның башына кәшәкә белән менеп төштем. Ике минутлык штраф вакытында башымнан бик күп уйлар узды. Шушының белән карьерам башланмаган килеш тәмамланыр микән, дип тә борчылдым. Җитмәсә, алка да керттердек бит әле. Әмма тренерыбыз Николай Михайлович Макаров миңа карата хәерхаһлы булды. Миннән кем дә булса чыгасына ышанган, күрәсең. Аңлашылганча, ул дөрес чамалаган.

 

 

 

 

 

 


Данис Зарипов турында 5 факт” язмасына фикерләр

  1. Әдәбият, милли-мәдәни дөньябызда — Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов; Музыка сәнгатендә: Сәлих Сәйдашев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова; Сынлы сәнгатьтә — Бакый Урманче, Харис Якупов һ.б. күренекле олпат шәхесләребез белән бергә, Татарстанда иң зур СПОРТтагы казанышы белән халык мәхәббәтен яулаган — Данис Зарипов ЙӨРӘКләргә кереп урнашты. Ул «МЕТАЛЛУРГ» командасында уйнаса да, Данис — БЕЗНЕКЕ булып калды. Тазалык-саулык, гаилә бәхете, озын гомер булуын күпләребез теләвенә шигем юк!

Җавап Отменить ответ