Диния нәзарәтендә хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтәләр

Республикабыз мөфтияте хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курсларын башлап җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге курслар «Ислам. Беренче адымнар» масштаблы проектының дәвамы булып тора. Аның кысаларында курсларны тыңлаучылар Ислам нигезләре һәм намаз уку тәртипләрен берничә дәрес дәвамында өйрәнәләр. Курсларга 30га якын хатын-кыз язылды.

Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (таджвид кагыйдәләре), «Идгам», «Мад» кагыйдәләр төркеме, каты һәм йомшак хәрефләр, тукталыш кагыйдәләре һәм билгеләре буенча алты дәрес үткәрү планлаштырыла.

Фото: dumrt.ru

 

 


Фикер өстәү