Елның була төрлесе, яки “Бу кадәр уңышны беребез дә көтмәде”

Күптән түгел Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында Саба һәм Балтач районнары турында, игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә бердәй югары нәтиҗәләргә ирешәләр, дип югары бәя бирде… “Бу – бер яктан, бик шатлыклы күренеш: Президент берничә районны гына искә алды. Ә икенче яктан, бу – зур җаваплылык та. Димәк, без тагын да яхшырак эшләргә тиеш”, – диләр Балтачта.

Кыр эшләре тәмамланды диярлек. Әле ел тәмамланмаса да, авылда инде җиңел сулап куялар, ни дисәң дә, терлекчелеккә нигез салынды, игенчелек тармагындагы хәлләргә карап, кышлату чорына фаразлар корып була. Җиңел суларсың да. Авыл хуҗалыгында бер ел икенчесенә охшамый дисәләр дә, быелның язы авылдагыларны бигрәк куркытты лабаса. “35 елдан артык авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, көзге культураларның бу дәрәҗәдә начар кышлаган елын хәтерләмим”, – ди әнә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин. 10 мең гектардан артык көзге культураларның 70 – 75 проценты начар кышлаган. Бөртеклеләрнең өчтән бере көзге культуралар икәнен искә алсаң, күпме орлык, күпме өстәмә чыгым икәнен күзаллавы кыен түгел. Аларның бер өлеше бозып, бер өлеше өстәп чәчелгән. Сәбәбе нәрсәдә булган соң дисезме?

“Көзге культураларның уңышлы кышлавы көзнең, кышның, язның ничек килүенә бәйле. Монда төгәл диагноз да куеп булмый. Без инде, кар иртә төшеп, уҗымнарны томалады бугай, дип уйладык”, – дип аңлаттылар районда. “Ярый әле, май башындагы эсселәр бер атна гына булып, аннан соңгы салкыннар, яңгырлар тулысынча бозылганына да, өстәп чәчелгән мәйданнарга да бик килеште. Кайбер хуҗалыкларның аерым басуларында мондый культуралар, бигрәк тә өстәп чәчелгәннәре 55 – 60 центнерга кадәр уңыш бирде”, – дип шөкер дә итәләр. Июнь аендагы – уңыш формалашкан чакта яуган яңгырлар да бик вакытлы булды, диләр.
– Ә менә июль чын-чыннан куркытты. Алдагы ел белән чагыштырганда бездә ике ярым тапкыр яңгыр азрак яуды. Тирә-күрше районнарда да яңгырлар аз булды, әмма алар белән чагыштырганда да бездә кимрәк булды. Менә шуңа күрә, шушындый табигать шартларын истә тотып, без көтелгәннән югарырак уңыш ала алдык, дип сөенәбез. Һәр гектардан уртача 34 центнерга якын уңышны, дөресен әйтим, беребез дә көтмәде. Алдагы елга караганда да күбрәк бу. Тулай җыем – 100 мең тонна. Бу сан фәкать соңгы елларда терлек азыгы культураларына өстенлек биргән, гектарлар кимегән хисапка гына кимрәк булды, – ди район җитәкчесе.

Балтачта район хуҗалыклары алдына ел саен бер ел ярымлык азык туплау бурычы куела. Быел исә беренче кат печәннәр начар булды. Кайбер хуҗалыклар читкә чыгып әзерләргә мәҗбүр булды. Әмма шул ук вакытта барысы да диярлек беренче каттан хуҗалыкта эшләүчеләргә өлеш чыгара алды. Августтагы яңгырлар исә уракны тоткарласа да, икенче кат печән-үлән басуларына килеште. Шулай итеп, терлек азыгы белән проблема булачак дип курыккан игенчеләрне табигать үзе үк коткарды да. Районда терлек азыгы мәйданнары елдан-ел арта. Шулай булмый хәле дә юк. Терлекләрнең баш саны, продуктлылыгы арта, ныклы азык базасы – монда хәлиткеч фактор. Авыл хуҗалыгы файдалануындагы бер гектар җиргә 49 шартлы терлек бар. Бу – республикада иң зур күрсәткеч. Шуңа күрә бөртеклеләр генә түгел, азык культураларының уңышы да бик мөһим. “Район хуҗалыкларында үстерелгән 2000 гектардан артык мәйдандагы рапс та, 5000 гектарда – силос өчен, 1800 гектарда орлык өчен дип утыртылган кукуруз да зур уңыш бирде”, – дип сөенүләрен дә аңлап була. Дөрес, һава шартлары нәтиҗәсендә кукурузның бернинди сорты да орлыкка өлгерә алмаган. Шуңа күрә барысын да силоска алачаклар (бу төр кукуруз силосы туклыклылык, элементларга байлыгы ягыннан аерылып тора, диләр). Тагын шунысы да бар: ел менә шушындый катлаулы, каршылыклы килсә дә, бер баш терлеккә әзерләнгән азык күләме буенча балтачлылар, сабалылардан гына калышып, республикада икенче урында бара.

– Ашлык булды, терлек азыгы булды, димәк, бу кышлатуда терлекчелектә, сөтчелектә зур уңышлар көтәргә була? – дип сорыйм әңгәмә азагында район башлыгыннан.
– Терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек – көндәлек акча чыганагы, дибез. Бу – буш сүзләр генә түгел. Яшәргә теләге булган хуҗалыклар үзеннән-үзе бу тармакка игътибарны арттырырга тиеш, – диде ул. – Өстәвенә безнең алда бит әле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вакытында Марат Әхмәтов моннан ике ел элек куйган елына 100 мең тонна сөт җитештерү бурычы да бар. Ул әлеге посттан китте дип кенә бу бурычны онытырга ярамый. Без акрынлап булса да шул күрсәткечкә барабыз. Быел 1 октябрьгә 66 200 тонна сөт җитештерелгән, ел ахырына бу күрсәткеч 87 мең тонна тирәсе булыр дип көтәбез. Үткән ел белән чагыштырганда 115 процент үсеш бу. Әгәр шушы темпны саклап кала, шушы үсешне киләсе елга да бирә алсак, 100 мең тоннага ирешеп булачак. Әмма алдан ук шунысын да әйтергә кирәк: бу үсешне саклау бик авыр булачак.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү