Эш юкмы? Бәлки, теләк юктыр…

Ник дигәндә, бу җәһәттән Татарстанның рәсми статистика күрсәткечләре – күп төбәкләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә. Россия Яңалыклар агентлыгының тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, июнь–август йомгаклары буенча республикада эшсезлек дәрәҗәсе 3,2 процент тәшкил иткән.

Илдәге уртача күрсәткечтән (4,4 процент) ким бу. Әлеге күрсәткеч белән җиденче урынга чыгып, иң яхшы ун төбәк исемлегенә кергәнбез. Тикшеренүгә караганда, Татарстанда 100 вакансиягә 140 кеше туры килә. Сүз уңаеннан, эшсезләр санының азлыгы ягыннан да Мәскәү (1,3 процент) белән Петербургның (1,4 процент) алда баруын әйтеп үтик.

Эш таба алмаучыларның авыл-районнарда күбрәк булуын аңлатып торасы юк, әлбәттә. Ә менә шәһәрләрдә, бигрәк тә башкалабызда “эшсезлек” төшенчәсе кайвакыт ниндидер искелек калдыгы кебегрәк булып китә хәтта. Әйтик, әле менә ай башында гына, Казанда бер эшсезгә биш вакансия туры килә, дип яздык. Шулай икән, башкалада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен ябарга вакыт җиткән, дигән сүз түгелме?

Юк, әлбәттә. Биш вакансия туры килә, дигәч тә, кешеләргә бит  үзләренә кулай эш табу кирәк. Әйтик, инженер табиб булып эшли. Кулай эшне табарга исә үзәк ярдәм итәргә тиеш һәм, әйтергә кирәк, ярдәм итә дә.  Сер түгел, кайберәүләребез халыкның мәшгульлеген кайгыртучы мондый үзәкләргә, файдасы юк, дип ышанмый. Дөресен әйтергә кирәк, үзем дә шундыйрак фикердә идем. Әмма әле узган ел гына Казанда бер танышымның улы (кадастр инженеры дипломына ия) ярты ел буе мөстәкыйль эш эзләп арыганнан соң, үзәккә барган көнне үк (!) үзенә белгечлеге буенча менә дигән эш табып бирүләрен белгәч, уй-фикеремне үзгәртергә туры килде.

Гомумән, Татарстан буенча эшсезләргә килсәк, аларның саны кимүне статистика мәгълүматларыннан башка да күз алдына китерергә мөмкин. Алабуга, Чаллы, Түбән Кама кебек индустриаль шәһәрләрдә атна саен дип әйтерлек яңа заводлар, хәтта авыл районнарында да күп функцияле үзәкләр, интернет-кибетләр складлары кебек заманча әллә ниләр ачылып тора. Әнә әле Мөслим районында 2,4 мең савым сыерга исәпләнгән бик зур сөтчелек комплексы (авыр эшне роботлар башкарачак) төзи башлаганнар. Минзәләдә дә шундый ук мегаферма төзү планы бар икән. Болар барысы да яңа эш урыннары дигән сүз бит. Шулай икән, берзаман, 140 вакансиягә 100 кеше туры килә, дип тә яза башламагаебыз әле.

Валентина Семенова


Фикер өстәү