Эшең кимерме, авыл апасы?

Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар азрак эшләячәк. Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта шундый эчтәлектәге закон проектын кабул итте. Әлеге проект нигезендә аларның эш атнасы 36 сәгать булырга тиеш. Эш сәгате кимесә дә, хезмәт хакын элеккечә сакларга уйлыйлар.

Күп эшләгән, күп алсын
Түбән палата спикеры Вячеслав Володин фикеренчә, авыл хатын-кызының эш сәгатен кыскарту хокукы моңа кадәр федераль закон белән ныгытылмаган иде. Гамәлдәге Хезмәт кодексы буенча исә эш атнасы – 40 сәгать. Аннан да күбрәк эшләсәләр, акчаларына өстәмә түләнергә тиеш. Бу мәсьәлә Дәүләт Думасында беренче тапкыр июнь аенда каралды һәм закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Яңалык тормышка ашса, бу яңалык Россия авылларында яшәүче 10 миллион хатын-кызга кагылачак икән. Бу яңалык салада эшләүче гүзәл затларның көнкүрешенә нинди үзгәрешләр алып килер, аларның тормышын яхшыртырмы, җиңеләйтерме?


Гомерен халык сәламәтлеген саклау өлкәсенә багышлаган Казан дәүләт медицина профессоры Илдус Низамов бу уңайдан, авылны зур үзгәрешләр көтми, ди.
– Эш сәгатен үзгәртү белән генә кешенең тормышын яхшыртып булмый бит әле, – ди профессор. – Авылда хезмәт шартларын яхшыртырга кирәк, ул бөтен җирдә дә автоматлаштырылмаган. Фермаларда кул хезмәте белән башкарыла торган авыр эшләр аеруча күп. Эш 4 сәгатькә кимегәч, ханымнарның өендә буш вакыты артырга мөмкин. Хатын-кыз ярдәменә мохтаҗ әби-бабайлар, балалар янында күбрәк булырлар. Социаль яктан караганда, хезмәт хакының шул килеш калуының да файдасы бар. Шул ук вакытта икенче сорау туа: эш сәгате кыскаргач, ферма терлекләрен кем карый: үземе, әллә башка кешегә калдырып китәчәкме? Тагын авыл фельдшерларын алыйк: салада алар берәү яки икәү. Авыл халкы фельдшерны көн дими, төн дими, тәүлек буе чакыра, шуңа күрә эшләре фәлән сәгатьлек кенә дип әйтә алмыйбыз. Матди яктан кызыксындыру каралсын иде, тормышны җиңеләйтүнең башка вариантын күрмим. Күп эшләгән кеше, күп алырга тиеш.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин исә авыл халкын хатын-кызга һәм ир-атка бүлүне аңлап бетерә алмый. Аның уйлавынча, салада гомер-гомергә барысына да эш җитәрлек.
– Хатын яки ир хезмәте дип аеру, минемчә, дөрес түгел, – ди ул. – Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән гел күрешеп, сөйләшеп торам. Ник шунда берсе, эшне киметегез, дип әйтсен. Хезмәт хакын арттырыгыз, яшәрлек акча бирегез, диләр. Сала кешесенең хезмәт хакы шәһәрнекеләр белән чагыштырганда 50 процентка да тулмый. Аена 5 – 7 мең сум алып эшләүче сыер савучыларны беләм. Борынгы заманда 5 мең сум бик күп иде ул, тик хәзерге заманда аның белән нишләп була? Чит ил кешесенә әйтсәң, ышанмас, адәм көлкесе бит. Эш сәгатен кыскарту әллә ни яңалык бирмәс. Авыл халкы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ – анысы көн кебек ачык.


Безнең эш кимемәс ул…
Буа районының Аксу авылы сыер савучысы Тәскирә Шиһапова кыскартылган сәгатьләргә сөенмәде дә, көенмәде дә.
– Әй, безнең эш кимемәс инде ул, – ди ул. – Авылда 25 елга якын сыер савучы булып эшлим. 365 көн гел эштә мин. Уйлап карасаң, күп вакытым ферма сыерлары янында узган. Безнең эш беркайчан кимемәячәк тә, җиңеләймәячәк тә, өметләнмим дә. Ел дәвамында 50шәр, 60ар сыер савам. Элек 25не бүлеп бирәләр иде, хәзер эшләргә кеше юк. Бездә ике төркем генә калды. 2 савымчыга – 100 сыер.
Тәскирә Шиһапованың һәм башка терлекчеләрнең фермада эш сәгате иртәнге дүрттә башлана.
– Өйдәге өч сыерны саварга кирәк булганга, өч тулганчы торып басам, – ди Тәскирә. – Фермада иртән сыерларны савып, сөтне тапшыргач, җидедә өйгә кайтабыз. 11 нче яртыда азык салырга барабыз, уникеләрдә өйдә булам. Аннары дүрттә китәбез, җидедә кайтабыз. Тугызынчы яртыдан да калмыйм, арып урынга авам.
Тәскирә – биш малай анасы да. Олы улына – 26, кечесенә – 10 яшь. “Балаларны кайгыртып, тәрбияләп утырырга җай булмады, эшкә чыктым да киттем, чыктым да киттем. Минем сыерлар да бар ич. Олырак малайлар кечерәкләрне карады”, – ди ана. Тәскирә ханым тагын ике елдан, ягъни 50 яшьтән, күп бала анасы буларак, пенсиягә җыена. “Пенсиягә чыккач эшләмим, саулык юк, аяк-кулларым сызлый, чирләрне санап бетерә торган түгел”, – ди ул.


Әниләр эшче генә түгел, тәрбияче дә
– Хатын-кызның эше, мәшакәте күп, ә мин аларны, беренче чиратта, әниләр буларак күрәм. Авыллар кечерәя, бетеп бара, кайберсендә халыкны аракы зәхмәте кырды. Бала табучылар юк, анысына да күңел әрни, – ди Әгерҗе районының Ямурза авылы эшмәкәре, гаилә фермасы җитәкчесе Илшат Сәхипов. – Күрше авылда узган ел 16 кеше үлде, 1 бала туды. Бездә, шөкер, дин тотучылар күп булгач, сабыйлар бар әле. Киләсе елга беренче сыйныфка 7 бала керә. Ямурзабызга ике гаилә күченеп кайтты, менә тагын – биш бала. Хөкүмәттән генә көтеп ятмаска, мин авыл өчен нәрсә эшли алам, дип уйланырга кирәк. Тәрбияне бала күңеленә әниләр сала. Безнең әни: “Авылда гомер буе газап чиктек, бил бөгеп колхозга эшләп, рәхәт күрмәдек”, – дип әйтә иде. Шулай да, авыл тормышын сайладык. Өч балам гаиләләре белән – монда, ун онык үсә. Алар авылдан читләшмәсен иде, дип телим. Пәйгамбәребез әйткәнчә, авылларда яшәүчеләр иман китерсә, тәкъва булса, бәрәкәт ишекләре ачылыр, дип уйлыйм. Бәрәкәт бар җирдә балаларга да, аналарга да яхшы.


Бер яклы гына карарга ярамый
– Сала хатын-кызларына кагылышлы закон проекты яхшы нияттән эшләнгән, – дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев. – Бусы – бер ярдәм, шуңа өстәп, беренче, өченче баласын тапкан аналарга өстәмә пособие түләнә, күп балалы аналарга өстенлекләр бар, ана капиталы программасы күптән эшли. 2020 елдан авыл җирлегендә алып барыла торган эшләр буенча яңа программа гамәлгә керәчәк. Ул программаларны, проектларны җил керә торган тәрәзәләрне берәм-берәм ябып бару дип кабул итик. Күргәнебезчә, эш комплекслы алып барыла. Үткән гасырда Россиядә – 150 мең, Татарстанда – 1 мең 200дән артык авыл юкка чыкты. Бу процесс һаман дәвам итә. Хөкүмәт авылларны саклап калу юлларын эзли.
Татарстанның Агросәнәгать профсоюзы оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да бу проект буенча фикерләрен әйтте.
– Әлеге закон проекты профсоюз оешмасы белән берлектә әзерләнде, – диде ул. – Дөрес, закон авыл хатын-кызлары тормышына әллә ни үзгәреш кертмәс, алар 36 сәгать тә, 40 сәгать тә түгел, артыгы белән эшли. Закон проекты кабул ителгәч, аны коллектив килешүенә кертмәскә, дигән фикер белән чыктык, чөнки мондый килешүләр барлык оешмаларда да төзелми. Закон бар икән, ул шулай үтәлергә тиеш. Өстенлеге шунда: хатын-кыз атнасына 36 сәгать эшләгәндә аның хезмәт хакы үзгәрмәячәгенә гарантия барлыкка килә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү