“Эшегезгә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә”

Кичә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне 700ләп кешене “Корстон” күңел ачу комплексына җыйды. Җир һәм хезмәт кешесе бәйрәм итте. Кыр батырлары, терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, гомумән, өстәлдәге икмәккә һәм ризыкка зур өлешләре кергән һәркемнең матур бәйрәме иде бу.

Бәйрәм табыны янына җыелган тырыш кешеләрне, ветераннарны һәм республика, район җитәкчеләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә республика тулай төбәк продуктының 14 проценты туры килүен билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы тулай продукция күләме буенча Россия субъектлары арасында Татарстан лидерлар рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Быел 4,4 млн тонна икмәк җыеп алынганлыгын һәм 2,5 млн  тонна шикәр чөгендере уңышы булачагын җиткерде. Моннан тыш, быел 520 мең тоннадан артык ит җитештерелгән. Сөт җитештерү буенча да менә инде берничә ел рәттән Татарстан алдынгылар рәтендә. Президент быел 1,9 млн тоннага якын сөт савып алыначагын да хәбәр итте.

Авылларны саклап калу һәм үстерүдә шәхси хуҗалыкларның һәм фермерларның да керткән өлеше зур булуын ассызыклады ул. Тулай продукция күләменең яртысын алар җитештерә. Моннан тыш, экологик продукция җитештерүгә, кооперацияләр оештыруга һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексын үстерүгә дә зур урын бирергә кирәклеген билгеләп узды.

– Бу – авыл халкының – агроном, терлекче, механизатор һәм ветеринарларның көндәлек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Җиргә булган мөнәсәбәтегез, тырышлыгыгыз һәм үз эшегезгә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын 20 ел җитәкләгән, бүген исә Дәүләт Советы депутаты булган Марат Әхмәтовка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Әйтергә кирәк, чараның башында күрсәтелгән фильм да республика агросәнәгать комплексының 20 елдагы уңышларына багышланган иде.

– Хәзер Марат Готович башка эшкә күчте – законнар язачак. Аның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше алга таба закон чыгару өлкәсендәге хезмәтенә зур файда китерер, – диде Президент.

Марат Әхмәтов исә “озак эшләргә мөмкинлек биргәннәре өчен” Татарстанның элеккеге һәм хәзерге Президентларына рәхмәтен белдерде.

– Беренче ун еллыгымны мин, Минтимер Шәрипович, Сезнең җитәкчелектә эшләдем. Ә икенче ун еллыгымны Рөстәм Нургалиевич президентлык иткән вакытта эшләргә туры килде. Авыл хуҗалыгы министрының беркайчан да “уңайлы” булганы юк, чөнки аңа гел күп кирәк. Кайвакыт туйдырадыр да, шуңа күрә сабыр иткәнегез өчен икегезгә дә зур рәхмәт! Мин булдыра алмаганны яшь команда эшләр инде. Иң мөһиме – без кулдан килгәнне эшләргә тырыштык, – диде Марат Әхмәтов һәм бер “гаилә” булып эшләгән район җитәкчеләренә дә рәхмәтен җиткерде.

“Авыл нык икән, халкы да көчле була”

Авыл хуҗалыгы тармагында уңышлары белән бергә проблема, мәшәкатьләре дә күп. Бәйрәм көнендә аларны барлап, хәл итү юлларын сөйләшүне үзмаксат итеп куймасак та, сүз сөреше үзеннән-үзе шул якка борылыш алды. Авыл хезмәтчәннәренең абруен ничек күтәрергә? Әлеге сорауны без бәйрәмгә килгән берничә кешегә бирдек.

Кукмара районының Кәркәвеч авылыннан Равилә Нәфыйкова 30 ел бозаулар карый икән. Мондый зур, мәртәбәле чарага да беренче тапкыр чакырулы.

– Бүген безнең өчен чын бәйрәм. Моны авылда тырышып эшләгәнебезнең матур нәтиҗәсен күрә торган бер көн буларак кабул итәбез. Мин үзем бозаулар карыйм. Үз эшемне яраткач, тырышып башкарам. Пенсиягә чыксам да, эшлим әле, – диде ул.

Колхозчының абруена кагылышлы соравыбызга да ул үзе аңлаганча, үзе тоемлаганча җавап бирде.

– Авыл хезмәтчәннәренең дәрәҗәсе эшләгәненә карап бәяләнсен иде. Ул лаеклы хезмәт хакын вакытында алсын, терлегенә ашлык, ризык белән ярдәм булсын иде, – ди ул. – Аллага шөкер, хәзер хезмәт хаклары вакытында алына. Элеккегә караганда күләме дә аз түгел. Менә мин, мәсәлән, бу айда 30 мең сум алдым. Начар түгел бит. Дөрес, моның өчен сәгать иртәнге биштә эш урыныңда булырга һәм 50 бозауны яшь бала тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәк. Аннан соң кешенең дәрәҗәсе авыл, колхозының дәрәҗәсенә карап та бәяләнә. Ул нык булса, халкы да көчле була.

“Әсәнбаш – Агро” җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Лидия Краснованың 40 елга якын хезмәт стажы бар.

– Минем иң зур теләгем – авыл хезмәтчәннәренең лаеклы хезмәт хакы алулары. 63 сыерым бар. Тәүлегенә һәр сыердан 20 – 25 литр сөт савып алам. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, ләкин ул тагын да күбрәк булсын иде. Әлеге вакытта уртача 20 мең сум хезмәт хакы алабыз, – ди ул.

Алексеевск районының “Вахитов” колхозын 25 ел җитәкләгән ветеран Нургазиз Кыямов фикеренчә, авылның абруен анда калган яшьләр күтәрә. Ә аның өчен инфраструктура булырга тиеш.

– Бу авыл халкының да, хуҗалыкта эшләүчеләрнең дә дәрәҗәсен күтәрер иде. Беренчедән, эше, икенчедән, ашы, өченчедән, торагы кирәк. Шулай ук ял итәр өчен урыннар да булуы да мөһим. Хәзер авылдагы шартлар да шәһәрдән калышмый, – ди ул.

Заманында колхозларны эреләндерү, берләштерү дә авыл язмышы өчен тискәре йогынты ясамыйча калмаганлыгын белдерде ветеран.

– Һәр авылның үз мәктәбе, балалар бакчасы, кибете, мәдәният йорты, яхшы юллары булырга тиеш. Алга барабыз, сүз дә юк, ләкин эшлисе эшләр дә күп әле, – ди Нургазиз Кыямов.

“Тырышачакбыз!”

Ирешкән уңышларда тукталып калмыйча, алга баруны максат итеп куябыз. Монысы исә авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров әйткән сүзләр. Бәйрәм чарасында ул шулай ук республика җитәкчелегенә һәм Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.

– Тармакта яхшы уңышка ирешүдә Марат Готовичның идарә итү таланты, бай тормыш тәҗрибәсе, интеллекты, өстенлекле якларны алдан күрә алу сәләте ярдәм итте, – диде ул. – Без ирешкәннәр алдында туктап калмыйча, җитештерүне арттыруны, яңа инвестиция проектларын тормышка ашыруны, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яңартуны һәм модернизацияләүне, җитештерелгән продукцияне сату һәм хезмәт кешеләренең эш шартларын яхшыртуны максат итеп куябыз. ТАССР оешуга 100 ел тулган елда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышачакбыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү