Эшкә чыктыңмы, компенсациягә өметләнмә

Олы яшьтәге өлкәннәрне, үзен үзе карый алмаучы авыруларны тәрбияләүчеләргә хөкүмәт ай саен 1 мең 200 сум пособие түли. Аны алыр өчен, Пенсия фондының яшәү урыны буенча бүлегенә барып, әлеге хезмәтне рәсмиләштерергә кирәк.

Кемнәргә бирелә, шартлары бармы?

– Әлеге компенсация хезмәткә яраклы яшьтә булган, ләкин беркайда да эшләмәгән, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләүчеләргә бирелә, – ди Казандагы Совет районы Пенсия бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова. – Бу очракта караучының ярдәмгә мохтаҗ кеше белән бер йортта яки фатирда яшәве мәҗбүри түгел. Ул шулай ук бу гаилә әгъзасы булмаска да мөмкин. Иң мөһиме: аның үз эшен тиешенчә башкаруы.

Бу исәпкә кем керә?

Хезмәткә яраксыз, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗларга инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау оешмасы “үзен карый алмый” дип белешмә язып биргән кешеләр керә. Бу эшне башкарырга ниятләгән кеше иң әүвәл Пенсия бүлегендә гариза тапшыра. Гаризада караучы кешенең яшәү урыны күрсәтелгән булырга тиеш, шулай ук мохтаҗ кешенең моңа ризалыгы кирәк. Болардан тыш, өлкән кешене караучының яшәү урыны буенча Мәшгульлек үзәгендә исәптә тормавы һәм пособие алмавы шарт.

Пенсия фондында караячак кешенең ярдәмгә мохтаҗ булуы турында табиб белешмәсен дә сорыйлар. Өлкәннәрне карауны дәресләрдән бушаган арада 14 яше тулган мәктәп укучысы да башкара ала. Моның өчен  әти-әнисеннән яки опека, попечительләр бүлегеннән рөхсәт язуы кирәк. Ул студент булган очракта көндезге бүлектә укуын раслаучы белешмә тапшыра. Караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлары да тәртиптә булу мөһим. Гөлия Хәкимова әйтүенчә, бу документлар кешенең пенсия эшенә беркетелгән икән, аларны кабат тапшырырга кирәкми.

Компенсация кайчан түләнә башлый?

Пенсия бүлегенә гариза, документлар тапшырып, карарга рөхсәт алган очракта шул айдан бирелә башлый. Моның тагын бер өстенлеге: өлкән кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел саен 1,8 пенсия коэффициенты белән теркәлә һәм ул киләчәктә аңа иминият пенсиясе алу хокукы бирә. Татарстанда хезмәткә яраксыз яшьтәгеләрне караган өчен 82 мең кеше компенсация түләве ала.

Үзмәшгуль булып теркәлсәң…

Кеше үзмәшгульлек программасы буенча теркәлсә, ләкин Пенсия фондына иминият кертеме күчереп бармаса, компенсация алу хокукын югалтмый. Белгечләр тагын шуны кисәтә: караучы кеше эшкә урнашкан икән, компенсация түләү туктатыла. Аңа Пенсия бүлегенә, бу хакта кисәтеп, гариза тапшырырга кирәк. Рәсми рәвештә эшкә чыккан икән, биш көн эчендә гариза язу мәҗбүри. Моны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетка кереп тә хәл итеп була. Ярдәмгә мохтаҗларны карау өчен документларны да Пенсия бүлегенә интернет аша җибәрү мөмкинлеге бар. “Эштән китеп, ярдәмгә мохтаҗларны карау хезмәтенә кире әйләнеп кайтырга да рөхсәт ителә. Бу юлы кабат гаризалар тапшырырга кирәк”, – дип кисәтә Гөлия Мансур кызы.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү