Эшкәртелмәгән җирдән ничек мул уңыш көтәсе?

Быелгы урып-җыю чоры һәм көзге кыр эшләре кайбер хуҗалыкларның түземлеген, кем әйтмешли, сындырып сыный бугай. Аеруча бер комбайнга 800 гектарга якын иген мәйданы, бер тракторга мең гектар чамасы җир эшкәртергә туры килгән хуҗалыкларга кыен.

Шөкер, тәүлек дәвамында вакыт белән исәпләшмичә, үзара ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә, игенчеләребез шактый катлаулы һава шартларында да  зур хезмәт җиңүенә иреште: 1 миллион 421 мең гектардан 4 миллион 250 мең тонна ашлык җыеп алынды.

Алда исә тагын да зуррак бурыч – булачак уңышның нигезен саласы – якын араларда ике миллион гектарга якын мәйданда сөрү җирләрен эшкәртәсе бар.

Әйтергә кирәк, хуҗалыкларда уңышын җыеп аласы чөгендер, бәрәңге, кукуруз, көнбагыш, рапс һәм башка төр культура мәйданнары шактый әле.  Яңарак кына үзем әйләнеп кайткан район кырларында да күз күреме ераклыгында җир эшкәртүче торакторларны да шәйләргә була. Югары Ослан һәм Кама Тамагы районы хуҗалыкларында йөзләрчә гектар бөртеклеләр әле дә булса кырда комбайн көтә. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, урып-җыюны бүгенгәчә тәмамлый алмаучылар араында Бөгелмә һәм Әлмәт районы хуҗалыклары да бар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, әлегә 1 миллион 200 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу – эшкәртеләсе мәйданның 60 проценты дигән сүз.

Буа районы “Ак Барс” – Буа” хуҗалыгы механизаторы Айрат Әхмәтшин әйтүенчә, урып-җыю вакытындагы кебек, җир эшкәртүдә дә “берне  икегә ярмыйча”, ягъни куәтле техниканы берничә смена дәвамында файдаланмыйча, бу кадәр мәйданны тиз арада эшкәртеп чыгып булмаячак.

Көздән яхшылап эшкәртелгән сөрү җиренең булачак уңышка ничек тәэсир итүе Тукай районы хуҗалыклары мисалында яхшы күренә. Иген игү технологиясенең барлык таләпләрен җиренә җиткереп үтәмәсәләр, гектарыннан 40,4 центнер уңыш алып булыр идеме? Әлбәттә, юк. Моның өчен җирне мөмкин кадәр тирәннән эшкәртеп, көзге чәчүдә бары тик югары җитештерүчән орлык куллану кирәк. Язын игеннәр кардан ачылыр-ачылмас чакта ук ашлап, вакытында корткычларга каршы көрәш чаралары кулланып, яфрактан тукландыру да мул уңыш алуның нигезе булып тора.

Белгечләр әйтүенчә, сөрү җирләрен көздән эшкәртүнең туфракта дым саклауга, җир өстен тигезләүгә, чүп үләннәргә каршы көрәшкә һәм башка юнәлешләргә дә уңай тәэсире бар.

Көздән сөрү җирләрен яхшылап эшкәртүче Мамадыш районы хуҗалыкларында уңышның гектарыннан  40,2 центнер булуы да шуңа бәйле.  Зәй (40,1), Актаныш (40,1) районы хуҗалыклары быел да кырларны тиешлечә эшкәртүгә игътибарны киметми.

Актаныш районы хуҗалыкларында эшкәртелгән җир мәйданы 38 мең гектардан арткан. Эшләр шулай барса, якын араларда актанышлылар бу эшне дә республикада беренчеләрдән булып тәмамларлар.

Шул ук вакытта,Кама Тамагы районы хуҗалыкларында сөрү җиренең нибары 17 проценты гына эшкәртелгән. Шундый темплар белән барса, тагын берничә айга сузылырга да  мөмкин. Сәбәбе гади: әлеге дә баягы заманча техника җитми.

Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда булган техникадан да нәтиҗәле файдаланырга омтылу сизелми. Әйтик, шул ук Кама Тамагы районы хуҗалыкларында  30 мең гектардан артык җир эшкәртәсе бар. Ә анда барлык хуҗалыкларның күрсәткечен бергә кушып исәпләсәң дә, тәүлегенә нибары 0,5 мең гектар җир эшкәртелә. Шул ук вакытта болай да җитешмәгән куәтле тракторларның яртысына якыны төрле сәбәпләр белән кыр эшләрендә катнашмый.

Ютазы һәм Бөгелмә районы хуҗалыкларында да җир эшкәртү буенча булган кадәр техника мөмкинлекләре нибары 12 процентка гына файдаланыла икән,  эшкәртелмәгән җирдән ничек мул уңыш көтәсе? Нәтиҗәсе күз алдында: көздән үк җирне тиешенчә эшкәртә алган хуҗалыкларда гектардан 40 центнердан артык уңыш алганда, бу эшне әштер-өштер генә башкарган яисә бөтендәй эшкәртмәгән Әгерҗе районы хуҗалыкларында уңыш гектардан – 14,6, Яшел Үзәндә – 16,3, Әлмәт һәм Кама Тамагы районы хуҗалыкларында  21,7 центнер тәшкил итә. Сөрү җирләрен көздән үк тиешенчә эшкәртми торып, мул уңышка өмет итүе  кыен шул инде.

Камил Сәгъдәтшин

САН:

  • Татарстан хуҗалыкларында 1 миллион 905 мең гектар сөрү җирен көздән эшкәртәсе  бар. 1 миллион 140 мең гектары эшкәртелгән. Шул исәптән 480 мең гектары – тирәннән сукаланган җир.
  • 2017 елда хуҗалыкларда 27 сентябрьгә бу күрсәткеч 1 миллион 140 мең булган, узган ел бу вакытта сөрү җирләренең 1 миллион 427 мең гектары эшкәртелгән. Шул исәптән 463 мең гектары тирәннән сукаланган җир.
  • Хуҗалыкларда булган техника тәүлегенә 61800 гектар җир эшкәртү мөмкинлеге бирә. 27 сентябрьдә 69 мең гектар җир эшкәртелгән.
  • Актаныш, Нурлат, Минзәлә, Буа, Түбән Кама һәм Лаеш районы хуҗалыкларында җир эшкәртү техникасы мөмкинлекләреннән 100 процентка файдаланалар. Әлмәт районы хуҗалыкларында җир эшкәртү буенча техника мөмкинлекләре нибары 10 процентка гына файдаланыла.

 

 

 

 


Фикер өстәү