Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 2,635 миллиард сум акча бүленеп бирелгән

Эше – сездән, ярдәме – дәүләттән. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрләр инициативаларына ярдәм” илкүләм проектының республикада нинди алымнар белән тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Министр сүзләренчә, республикада кече һәм урта эшмәкәрлектә (үзмәшгульләрне дә кертеп) 570,3 мең кеше исәпләнә. Бу санны 678 меңгә кадәр җиткерергә ният бар. Илкүләм проект кысасында Татарстанда биш төбәк проекты гамәлгә ашырыла: “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының финанс ярдәменә хокукын киңәйтү”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе”, “Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту”, “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” һәм “Эшмәкәрлекне популярлаштыру”. Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 2,635 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Шуның 1,5 миллиарды – Россия бюджетыннан.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, эшмәкәрләр микрозайм, субсидия һәм башка төр финанс ярдәм белән кызыксына. Ел башыннан гомуми суммасы 605 миллионга исәпләнгән 263 микрозайм, Татарстанның лизинг компаниясеннән 9 республика проекты өчен 45,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Брифингта билгеле булганча, “Химград”, “Теләче”һәм “Саба” сәнәгать паркларындагы инфраструктура корылмаларын төзү өчен 793 миллион сум акча тотылачак. Республика бюджеты хисабына тагын өч – “Уруссу”, “Арча” һәм “Буа”сәнәгать парклары төзелә.  

Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров әйтүенчә, бизнес белән шөгыльләнүче билгеле бер категорияләргә кредит буенча процентларны түләү өчен субсидияләр тәкъдим ителә. Моның берничә шарты бар. Беренчедән, кредит килешүе 2017 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк төзелмәскә, бер елдан артыграк срокка рәсмиләштерелгән булырга, икенчедән, кредит суммасы 2,5 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. Өченчедән, өч елга кредит буенча процентның14,13 проценттан югары булмавы шарт. “Сәнәгать парклары идарәчекомпанияләренә максималь субсидия 10 миллионсум, экспортка йөз тоткан, эшкәртү производствосы, авыл, урман хуҗалыклары, балыкчылык тармагы эшмәкәрләренә – 5, эше закон тарафыннан тыелмаган башка бизнес вәкилләренә 3 миллион сумга кадәр субсидия карала. Субсидия инженерия инфраструктуралары, сәнәгать биналары төзелеше, инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен бирелә, диде Тимур Гомәров.

Үзмәшгульләрне дә кече һәм урта эшмәкәрлексубъектларына тиңләп, аларга да бизнес алып баручылар өчен гамәлдә булган хокуклардан файдалану мөмкинлеген бирерләрме? Икътисад министрының беренче урынбасары әйтүенчә, бу сорау буенча федераль дәрәҗәдә фикер алышулар бара. Аларга финанс яктан ярдәм күрсәтү өчен, иң элек “Кече һәм урта эшмәкәрлек турында”Федераль законга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Фәрит Габделганиев искәрткәнчә, Татарстанда үзмәшгуль булып 37 меңнән артык кеше теркәлгән инде. Салым органнары мәгълүматлары буенча, шуларның 83 проценты үз эшчәнлеген моңа кадәр беркайчан да теркәмәгән һәм салым да түләмәгән. 9 ай эчендә үзмәшгульләрдән 51 миллион сум акча күчкән. Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында күбрәк интернетта хезмәт күрсәтүчеләр, өйдә ризык әзерләп сатучылар, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүчеләр бар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү