Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа: «Ишекне беркайчан да бикләттермәде»

Фәнис абый, Нурсөя апа сезгә ничек кирәк? Кайчандыр интервью алырга баргач, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис абый Яруллиннан шулай сораганмын. Ә үзем, ул җавап биргәнче үк, сулар һава кебек кирәк, дип әйтүен көтәм. Фәнис абый ул вакытта матур сүзләр тезеп тормады, гап-гади итеп төшен сөйләп бирде:
– Нурсөянең үлгәнен күрдем, акырып-акырып еладым. Алла сакласын, үлә калса, елый да алмам. Аның артыннан ук китеп барырга туры килер. Инде Ходай ул кайгыны күрсәтмәсен…

Аларга тәүлекнең кайсы вакытында барма, Фәнис абый ап-ак күлмәктән булыр, Нурсөя апа кунакны каршы алыр да аш бүлмәсенә кереп югалыр. Хәтерлим әле, берзаман фотографыбыз Дмитрий Бунтуков икесен фотога төшерергә теләде. Карышты Нурсөя апа, мин беркем дә түгел, әнә Фәнисне төшерегез дип, күз уңыннан югалу җаен карады. Шагыйрьне шагыйрь иткән олы күңелле хатын үтә тыйнак шул. Бүген дә, 80 яшен тутырган көннәрендә, нишләп миңа шулкадәр игътибар дип аптырап калган кебек ул.
Беренче күрешү
– Мин үзем Мари якларыннан, Әлмәмәт авылыннан. Казанга килеп эшкә кердем, кичке мәктәптә дә укыдым. Менә шул мәктәптә укытучыбыз армиядә умыртка баганасын имгәткән бер егет турында сөйләде. Хастаханәдә дәресләрен тырышып үзләштерә дип, безгә үрнәк итеп куйды. Укудан соң иптәш кызым белән шул егетнең хәлен белергә барырга дип сүз куештык. Фәнис белән без шулай итеп 1962 елда беренче тапкыр күрештек. Мин аны кызгандым да, үҗәтлегенә, тырышлыгына, тормышның якасына ябышып ятуына сокландым да. Янына килеп йөри башладым. Озаграк килми торсам, Фәнис боега иде.
Нурсөя апа, кызгандым дигән сүз ычкындырса да, үзенә карата да, Фәнисенә карата да бу сүзне әйткәнне өнәми. Рухи яктан бер-берсенә шулай тәңгәл килгәннәр генә бер-берен шул дәрәҗәдә аңлый торгандыр ул. Фәнисе хакына шоферлык курсларын тәмамлау, “ГАЗ-51” маркалы йөк машинасында практика үтү, ирен “Запорожец”та бакчага алып бару, алып кайту, аны кулларында күтәреп йөртү – тыйнак гәүдәле бу хатында ирләр йөрәге булуына ишарә түгелмени?..


“Эшемне тартып алсалар, нәүмизләнеп калам”
– Сәүия (Нурсөя апаның ике туган сеңлесе – ред.) Казанга килгәнче Фәниснең бөтен әсәрләрен машинкада мин җыя идем. Аннары күзем кисәк начарлана башлагач, алар икәү мине бу эштән читләштерделәр. Болай да мәшәкатең күп, янәсе. Ашый башлаган ризыкны тартып алгандай нәүмизләнеп калдым.
Болай да эшең күп сүзләре артында ни тора дим, Нурсөя апага. Ул елмаеп куя да тормыш нечкәлекләре белән бүлешә:
– Кеше килгәнче көндәлек эшләрне башкарып өлгерик дип, иртәнге өчтә уяна идек. Сигезләргә хаҗәтләребез башкарылып, өс-башыбыз алмаштырылган була. Фәнис тә, кеше килгәнче, дип иртән язарга тырыша. Мин хәзер дә шул вакытта уянам. Дүртенче яртыдан да соңга калганым юк.
Аннан Нурсөя апа аның нинди хәлдә яшәвен, иҗат итүен сөйләп китә. Сөяк белән тиредән генә торганын, ялгыш җәймә җыерылып калган булса, шул җөйнең дә, тирене ертып, җәрәхәтләренең ачылуын тыңлыйбыз. Шул хәлдә дә яза, шул кешедән дә көнләшәләр иде бит, дип аптыравын да яшерми. “Хәтер төпләрендә утлы күмер” китабында Фәнис абый болай яза: “Китапларым ел саен чыгып торгач: “Син авыру кеше булгач, жәлләп чыгаралардыр инде”, – дип әйтүчеләр очраштыргалый. Андыйларга мин: “Менә син аяк-кулларыңны селкенмәслек итеп бәйләт тә, һич югы, бер-ике ай түшәмгә генә карап ят. Авызыңа ашны хатының әлүмин кашык белән салып торсын. Түшеңә каләм белән дәфтәр куйдыр. Бер бармагың да селкенмәгән килеш шигырьләр, хикәяләр яз, китаплар укы. Университет укытучыларына имтихан бир. Атналык “Литературная газета”, журналлар укы. Нәрсә яза алырсың икән һәм язганнарыңны сине кызганудан басарлар микән?! – дип җавап бирә идем…” Хатыны исә, андый хәлләр еш була, язганын бастырмаганнары, кире борганнары да шактый, ләкин ул күңелен төшерми, тагын да үҗәтләнеп яза иде, дип искә ала.

“Килүләре түгел, килмәүләре начар”
Кешедән туя идегезме? Бу сорауны Нурсөя апага Фәнис абый исән чакта ук бирәсем килгән иде. Күпме талпынсам да, үземнән үзем оялып, тыелып кала идем. Ниһаять, сорадым. Нурсөя апа беркавым исәргә караган кебек карап торды. Без кеше килгәнгә түгел, килми башласалар борчыла идек, дип сөйләп китте:
– Фәнис ишекне беркайчан да бикләттермәде. Ишек ачык торсын, кешене көттермик, килүченең вакыты санаулы аның, дия иде. Фәнис янына кызлар кулъяулык чигеп килде. Беренчесен журналист Гөлүсә Закирова алып килде. Шуннан бу бик матур бер традициягә әйләнде. Бүген аларның бер өлеше – Баулыдагы Фәнис Яруллин исемендәге музейда, бер өлеше Казан шәһәренең 103 нче мәктәбендәге музейда саклана. Калганы үземдә. Кадерле ядкәрләр алар… Укытучылар бик күп килә иде безгә. Хәзер дә онытмыйлар. Автобуслар яллап төркем-төркем килеп хәлемне белеп китүчеләр дә бар.
Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл бар. Фәнис абый янәшәсендә – Нурсөя апа. Хагы шул: Нурсөя дигәндә – Фәнис Яруллин, Фәнис Яруллин дигәндә Нурсөя апа күз алдына килә.

Рәфикъ Юныс, публицист:
– Ошбу Нурсөя берәү генә булган хәлдә татар милләтенә бик аз. Мин генә түгел, бик күпләр шундый фикердә. “Мин аның (Фәнис Яруллинның – Р.Ю.) көчле ихтыярына сокланам, хатынының шәфкатьлелегенә баш иям. Рәсемнәрен журналдан кисеп алып өстәлемә куйдым. Аларга багышлап бала табар өчен кияүгә чыктым. Нурсөям туды инде, Фәнисне бүген-иртәгә көтәбез. Ирем, ир бала туса, Фәнис кушабыз дигәч, ничектер икенче исемнәр әйтеп маташа. Фәнис кушмагач, мин аны тапмыйм да, дим…” Күп еллар элек Башкортстанның Бишбүләк районында яшәгән Әлфия Булатның “Өмет” газетасы журналисты Равил Хәкимовка язган хатыннан бу өзек. Балтач районыннан Салисә ханым да баласына Нурсөя исемен кушкан әнә. Чөнки Нурсөябез – татар хатын-кызы өчен Сөембикә кебек үк өлге ул.

Әнвәр Сөләйманов, журналист:
– Нурсөя апа кебек олы йөрәкле тормыш юлдашы очрамаса, Фәнис абыйның 56 китабын әзерләшеп, машинкада басып, нәшриятка илтеп бирмәсә, ул сокландыргыч казанышларга ирешә һәм 74 яшенә кадәр яши алыр идеме икән?! Фәнис абый белән Нурсөя апа тормышка бердәй гашыйклар, йөрәкләре дә параллель типкәндер, күрәсең. Язмышка буйсынмаган җаннар тормыш арбасын бергәләп, бер юнәлештә тартканнар. Мин моңа алар белән еллар дәвамында очрашып, аралашып, тагы да инандым. Фикеремне төгәлләп, Фәнис абыйның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исемле китабыннан өзек китерәм: “Минем белән яшәү рәвешенә беркем дә түзә алмас иде. Нурсөя генә түзә…”

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү