Фәрештәләргә ышану. Гомуми аңлатма

Аллаһы Тәгаләгә иман китергән кеше фәрештәләрнең булуына ышанырга тиеш. Бу – иман шартларының берсе.

Фәрештәләр нурдан яралтылган һәм алар Аллаһ кушкан нәрсәләрне эшләп, бер гөнаһ та кылмыйча, даими гыйбадәттә булып гомер кичерә. Күкләр фәрештәләр белән тулган һәм аларның төгәл саны Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә мәгълүм түгел.


Кешеләрне Аллаһы Тәгалә сынау өчен яралткан: акыл нигъмәте белән бүләкләп, Аллаһы Раббыбыз аларга яхшылык белән начарлыкны аерып, рөхсәт ителгән һәм тыелган нәрсәләр арасында сайларга мөмкинлек биргән. Фәрештәләргә андый мөмкинлек бирелми – алар тулысынча гыйбадәттә.

Фәрештәләр турында төп мәгълүмат
Фәрештәләр кешегә хәтле яралтылган.
Адәм балчыктан яралтылган булса, фәрештәләр нурдан яралтылган.
Фәрештәләр сынау өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яралтылган.
Фәрештәләрнең сынау урыны күктә һәм кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча алар җиргә төшә.
Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле.
Фәрештәләрнең канатлары бар: икешәр, өчәр, дүртәр һәм күбрәк.
Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар.
Кайвакытта, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә ала.

Фәрештәләр кеше мохтаҗ нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Аларда бездәге шикелле аша-эчү, ару, ял итү, йоклау һәм башка шундый эшләр юк. Чагыштыру өчен: фәрештәләрдә рух бар, әмма нәфес һәм бәдәни теләкләр юк. Хайваннар, киресенчә, нәфескә ия, әмма рухи теләкләре юк. Кеше исә урта бер халәттә тора: анда нәфес тә, рух та бар. Ихлас гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә кеше фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин, хәтта алардан да өстен булу ихтималы бар. Имансызлык һәм гыйбадәт кылмау нәтиҗәсендә кеше хайваннар дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин, кайчакта алардан да түбән төшүе ихтимал. Мисал өчен, үз баласыннан баш тарткан хатын-кыз.


Фәрештәләргә үлем хас. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны кешеләрне терелткән кебек терелтәчәк. Әмма фәрештәләр кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирмәячәк.


Фикер өстәү