Файдаланмаган өчен түләргә тиешме?| СОРАУ-ҖАВАП

Без электр энергиясе өчен ай саен счетчик буенча түләп барабыз. Бернинди бурыч калдырмыйбыз. Шулай булуга карамастан, бурыч җыела, май аенда ул – 678 сум иде, июльдә 680 сум булды, августта – 885 сум. Озакламый 1 мең сумга тулачак. Шуннан соң безгә, бурычыгызны түләгез яки электр энергиягезне өзәбез, дигән хәбәр киләчәк. Ул бурыч каян җыела соң?

Нияз Маликов.
Биектау районы, Олы Битаман авылы

Биектау районындагы “Энергосбыт” бүлеге хезмәткәре Лилия Яхина:
– Бу мәсьәлә буенча Битаман авылы җирлеге башлыгы Алмаз Әминов та шалтыратып кызыксынды һәм аңа ачыклык керттек. Маликовларның өендә ике җайланма исәп алып бара. Апрель аенда төнге тариф буенча күрсәткечне исәп-хисап счетына арттырып язганнар. Шуңа күрә ул айдан башлап, бурыч җыелып килә. Бүген шул сөйләшүләрдән соң, саннарны төзәттек һәм әлеге гаиләнең электр энергиясе өчен түләүдә бурычы юк.


Фикер өстәү