«Фермерларның һәм машина йөртүчеләрнең барлык теләген дә исәпкә алып булмый»

Республиканың күпләп чөгендер үстерүче Зәй, Сарман, Нурлат, Минзәлә  районнарыннан аермалы буларак, Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш районы фермерларының эшкәртү предприятиесенә бер үк төрле дәгъвалары быел да кабатлана. “Инвестор хуҗалыгыннан килгән чөгендерне тоткарлыксыз бушатып җибәрәләр. Ә без көннәр буе завод капкасы төбендә чират торабыз. Чөгендерегез балчыкка баткан дип, болай да “алтмышка – кырык” исәбеннән тапшырылучы уңышның тагын ун процентын алып калалар”,  – дигән зарларны еш ишетергә туры килә.

– Буа шикәр заводына чөгендер ташучы машиналар, предприятиегә керү өчен, аерым юллардан файдалана. Беренчесе – инвесторныкы, икенчесе – фермерлар өчен. Югыйсә, шул ук чөгендер, шундый ук чыгымнар, – ди фермерлар.

Әйтергә кирәк, Буа ягы – элек-электән чөгендер җитештерү белән дан алган төбәк. Биредә бүген дә, бернинди кыенлыкларга баш бирмичә, күпләп чөгендер үстерүче крестьян-фермер хуҗалыкларының саны утызга якынлашып килә. Берсе – 500, икенчесе 120 гектар чөгендер үстерүче бертуган Фәнил һәм Фәнис Кадыйровларны үзара  бу эшнең “профессоры” дип атыйлар икән. Киңәш-табыш кирәк булса, алар янына барабыз, диләр.

200 гектар чөгендере булган “Ф.Сибгатуллов”, “З. Аллямова” (156 га), “И. Алтынбаев” (150,6 га) һәм башка крестьян-фермер хуҗалыклары да бар.

Билгеле, инвестор хуҗалыкларының мөмкинлекләре дә, чөгендер мәйданнары да күбрәк. “Ак барс” холдинг компаниясенә керүче “Дружба” агрофирмасында – 2512, “Авангард”та – 1404, “Заря”да 1311 гектар чөгендер үстерәләр.

Бу эшнең табышы да шактый, диләр. “Авангард” агрофирмасындагы  баш икътисадчы Лилия Гыйматдинова әйтүенчә, узган ел бер тонна чөгендергә 3200 сум түләгәннәр. Быел да шуннан ким булмас дип өметләнәләр.

Хуҗалыкта чөгендер уңышы җыеп алу инде тәмамланып та килә икән. Бүгенгә 1092 гектарда чөгендер казып алынган. Уртача уңышы – гектарыннан 535 центнер! Эшкәртү заводына 55289 тонна илтеп тапшырганнар. Җир өстендә калганы – 3219 тонна. Бер машинаның  3-4 рейс ясавын һәм заводка көн саен 3 мең тоннага якын чөгендер илтеп тапшыруын исәпкә алганда, кем әйтмешли, ике көнлек эш инде бу.

“Авангард”та гына түгел, башка агрофирмаларда да эшләр гөрләп бара, диләр.

Тик менә фермер хуҗалыкларының гына хәле хөртирәк. Фәнил Кадыйров зарланырга яратмаса да, эш барышында килеп туган гаделсезлекләрнең очы-кырые да юк, ди. Шәхсән үзенә,  йөк машинасына утырып, заводка чөгендер илткәндә, еш кына 8-10 сәгать чират торырга туры килгәләгән.

Озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган Фәнил Шәйхаттаров, тискәре сүз әйтүнең үзеңә үк кыйммәткә төшәргә мөмкин булуын яшерми. Әмма дәшми яшәү дә дөрес булмас иде, ди.

– Шикәр заводында биш линия эшләп торса, шуның өчесе – инвесторлардан, икесе фермерлардан чөгендер кабул итә, диләр. Фермерлар белән үзара килешүдә дә бу шулай каралды. Тик хуҗалыклардан бер машина көненә 3-4 рейс ясаганда, фермер мөмкинлеге була торып та, икеләтә азрак күрсәткеч белән эшли, – ди ул.

“Ак барс” холдинг компаниясенең авыл хуҗалыгы буенча генераль директоры урынбасары Камил Галиев сүзләренә караганда, фермерлар белән алдан ук кабул ителгән уртак документта барлык мәсьәләләр үзара килешенгән, фермерларның  теләге исәпкә алынган.

— Эш вакытында төрле хәл килеп чыкса да, фермер хуҗалыкларыннан чөгендер кабул итү планлы рәвештә алып барыла. Шәхси машинада чөгендер ташучыларның күбрәк рейс ясарга теләве аңлашыла инде. Аларга түләү башкарылган эш күләменә карап бит.  Заводның мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, фермерларның һәм машина йөртүчеләрнең барлык теләген дә исәпкә алып булмый, – ди Камил Галиев.

Сан

  • Татарстан хуҗалыкларында үстерелгән 67700 гектар чөгендернең 28100 гектардагы уңышы җыеп алынган. Уртача күрсәткеч – гектарыннан 425,7 центнер. Бу узган елдагы күрсәткечтән  76,9 центнерга күбрәк.
  • Буа шикәр заводы тәүлегенә 6214 тонна чөгендер эшкәртә. Зәйдә бу күрсәткеч – 8006, Нурлатта – 3105 тонна.
  • Быел “Зәй шикәре” предприятиесе барлыгы – 374 мең, Буа шикәр заводы – 206 мең, “Нурлат шикәре” җәмгыяте  82 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән.

     Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү