Галимнәр өйдәге иң куркыныч урынның кайда булуын атады

Аризона университеты профессоры (АКШ) фатирда нинди урын иң пычрак саналуын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, бу-кухня раковинасы. Нәкъ менә анда бик күп куркыныч микроорганизмнар туплана, дип хәбәр итә «Российская газета».

— Анда унитазга караганда бактерияләр күбрәк. Моннан тыш, кухняда без сальмонелла һәм эчәк таякчыгын тарата ала торган продуктлар белән эш итәбез. Шулай ук күп кенә кешеләр чи итне шунда эретә яки пешерер алдыннан тавык юа. Менә ни өчен этләр унитаздан су эчә. Алар без уйлаганнан да акыллырак.  Шулай ук күптән түгел узган тикшеренү барышында ризыклар турый, кисә торган тактада унитаз утыргычына караганда микроблар күбрәк булуы ачыкланган, — дип билгеләп үткән галим.

Өйдәге башка иң пычрак әйберләр арасындагы исемлеккә табак-савыт юу торган губка, өстәл сөрткече, сөлгеләр һәм суыткычның тоткасы да кертгән.


Фикер өстәү