Грипп белән авырмас өчен киңәшләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Грипп белән авырмас өчен алдан ук прививка ясатырга, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сирәк булырга кирәк, — дип җиткерә. Мондый рекомендацияләр Роспотребнадзор сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, Роспотребнадзор борын куышлыгын юарга һәм кулларны сабын белән юарга киңәш итә. Бу бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында йөреп кайтканнан соң мөһим.

Шулай ук ведомствода бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә, дымлы җыештыру ясарга һәм бинада һаваны дымландырырга киңәш итәләр. Сәламәт яшәү рәвеше, баланслы туклану, физик күнегүләр һәм тулы кыйммәтле йокы турында да онытмаска кирәк.


Фикер өстәү