“Хәрби хезмәт турында”гы Законга үзгәрешләр үз көченә керде

Армиядә хезмәт итүнең дә әллә ничә төрле ысулы бар хәзер. Яшьләргә җанына хуш килгәнен сайларга гына кала. Әмма берәү дә Ватанны яклаудан читтә калырга тиеш түгел. 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланып китте. Ул, гадәттәгечә, ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Армия сафларында хезмәт итүгә бәйле үзгәрешләр турында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

Мылтык тотып хезмәт итәргә теләмәсәң…

Билгеле булганча, 1 сентябрьдән “Хәрби хезмәт турында”гы Законга үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хәрби хезмәттә чакта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына, көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла. Хәзер армиягә чакырылу вакытын кичектереп тору хокукына ия, яисә армиягә барудан азат ителгән кешеләр бу хокуклардан баш тарта ала. Димәк, алар да ватан алдындагы бурычларын үти алачаклар. Моның өчен хәрби комиссариатның  кабул итү комиссиясенә барып, гариза язарга кирәк. Яңа кагыйдә буенча, 1 сентябрьгә кадәр чакырылган ир-егетләр хәрби хезмәтен иртәрәк төгәлли ала. Мондый мөмкинлек аларга гаиләләре ишәйсә – икенче балалары туса бирелә.

– Соңгы елларда хәрби хезмәткә чакырулы гражданнарның составы үзгәрде. Беренче чиратта, аларның яше зурайды. 18 яшьлекләрнең саны кими, яше 20дән узганнарның саны арта бара, – ди Сергей Погодин. Быел республикада көзге чакырылышка эләккән егетләрнең 80 процентка якыны урта һөнәри яки югары белемле. Бик сәләтлеләрен 17 фәнни ротада, Россия Оборона министрлыгының фәнни-җитештерү бүлекләрендә көтәләр. Комиссариат 13 кешене фәнни ротага җибәрергә ниятләп тора.

Альтернатив хезмәт итү мөмкинлеге дә бар. Бу мөмкинлектән хәрби хезмәт кешенең теге яки бу принципларына һәм дини ышануларына каршы килгән очракта гына файдаланырга була. Мондыйларны интернатларга, тернәкләндерү  үзәкләренә, картлар йортларына эшкә урнаштыралар. Андый хезмәтнең срогы зуррак: 18 яки 21 ай. Быелгы көзге чакырылышта шушы мөмкинлектән 31 кеше файдаланырга уйлый.

Сергей Погодин сүзләренчә, армиягә барудан качып калучылар саны да елдан-ел кими. “Ватанны шунда яшәүчеләр сакларга тиеш. Хәзер кешеләр хәрби хезмәтне үтәүнең кирәклеген аңлый”, – дип саный хәрби комиссар. Армиядән качучыларга кисәтүләр ясыйлар, штраф салалар, кайбер очракларда исә катгыйрак ысулларсыз да булмый икән.

Сүз уңаеннан, ватан алдындагы бурычларын үтәүдән качып йөрүчеләргә штрафны алты мәртәбә арттырмакчылар.  “Россия 24” каналындагы чыгышында генерал-лейтенант Евгений Бурдинский: “Бу хакта сөйләшүләр бара. Безнең өчен штраф бәясе мөһим түгел, ә менә яшьләр өчен ул кисәтү булачак”, – дигән. Хәзерге вакытта армиядән качып йөрүчеләргә штраф күләме 500 сумнан башлана.

Килешү  отышлырак, тик озаграк

– Чакырылыш буенча бер еллык хезмәт ул – ир-егетләрнең бурычы, моңа өстәп, контракт нигезендә хезмәт итү хокукы да бар. Беренче очракта егетләр бер ел хезмәт итәчәк, ә контракт буенча булса, ике яки өч ел тәкъдим ителә, – ди Сергей Погодин.

Бүген ир-егетләрнең күпчелеге контракт буенча хезмәт итүгә өстенлек бирә икән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Килешү нигезендә хезмәт итүчеләргә күп кенә кызыксындыру чаралары каралган.

Бу хокуктан файдаланган ил сакчыларына контракт буенча хезмәт иткән чорда вакытлыча торак яки тулай торакта урын бирелә яисә торак алып торган өчен акчалата компенсация түләнә. Егерме ел, кайбер очракта ун яки артыграк хезмәт иткән хәрби хезмәткәр даими яшәү өчен үзе теләгән төбәктән торак белән тәэмин ителә. Шулай ук туплау-ипотека системасында катнашып, өч ел узганнан соң, ягъни хезмәт итү срогының тәмамлануын көтеп тормыйча, теләсә кайсы вакытта ипотека кредиты ярдәмендә торак алу мөмкинлеге бар. Хәрбиләрнең хезмәт хаклары — аена 30–50 мең сум. Ул ел саен индексацияләнеп тора. Быел, мәсәлән, индексация күрсәткече 4,3 процентны тәшкил итә.

Тик бар кешене дә мондый хезмәткә алмаячаклар. Сергей Погодин аңлатканча, контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә таләпләр бар. Ир-егетнең белеме гомуми урта (тулы) белемнән ким булмаган, медицина тикшерүе хәрби хезмәткә яраклы яки аз гына чикләүләр белән яраклы дип тапкан, һөнәри психологик сайлау нәтиҗәләре буенча – беренче чиратта тәкъдим ителә яисә шартлы рәвештә тәкъдим ителә диелгән, сәламәт, физик әзерлекле булырга тиеш. Беренче килешүне 18–40  яшь  аралыгында төзергә мөмкин.

Былтыр контракт нигезендә 200 кеше хәрби хезмәт юлын үткән.

Әниеңә шалтыратырга онытма

22 октябрьдән хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә озату өчен Татарстан җыелма пунктына җыя башлаячаклар. Монда яшьләргә, нинди гаскәргә билгеләнүенә карап,  хәрби форма, шәхси гигиена кирәк-яраклары комплекты (несессер) биреләчәк. Егетләргә банк карталары да тапшырачаклар. Аларга ай саен ике мең сум күләмендә акча күчеп барачак. Ятимнәргә өч мең сум каралган. Бу карталарга акчаны әти-әниләр, туганнар да җибәрә ала.

“Әниеңә шалтырат” федераль проекты кысасында булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә сим-карталар таратачаклар. Якыннар белән ара өзелмәсен өчен, солдатларга дүрт төп телефон операторы махсус ташламалы тарифлар тәкъдим итә. Билгеле, телефоннар солдатларга уйнап утыру өчен бирелми. “Өйрәнүләр, башка хәрби биремнәр вакытында телефон куллану тыела. Шәхси вакытларында солдатлар әти-әниләре, дуслары белән хәбәргә чыгарга мөмкин”, – дип искәртте Сергей Погодин.

Чулпан Гарифуллина

САН

  • Татарстанда 2019 елның октябрь–декабрь айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 мең кеше чакырыла. 3500гә якын кеше солдатка китә, калганнары армиядә хезмәт итүдән азат ителергә яки чакырылу вакытын кичектереп торырга мөмкин.
  • Хәрби хезмәткә чакырылучыларның 36 проценты Коры җир гаскәрләре сафын тулыландырачак. Хәрби диңгез флотына – 15, Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләренә (РВСН) – 13, Һава-космик оборонасы гаскәрләренә – 11, Милли гвардия гаскәренә – 9, Һава десанты гаскәренә – 8, Оборона министрлыгының төп идарәсенә – 3, башка хәрби бүлекчәләргә чакырылышка эләгүчеләрнең 5 проценты җибәреләчәк.

Фикер өстәү