“Хәзер Смоленск өлкәсенә юллама алды, анда 5 ел хезмәт итәчәк»

Казан танк училищесының чыгарылыш сыйныф укучыларына диплом тапшыру һәм офицер исемнәрен бирү тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

— Казан танк мәктәбенең исеме берничә тапкыр үзгәртелсә дә, биредә белем алган егетләрнең һөнәри осталыгы гел югары дәрәҗәдә булды. Шунысын да искәртик, монда сез хәрби белем алып кына калмадыгыз, ә Татарстандагы күп милләтле халыкның мәдәни традицияләрен дә күңелегезгә сеңдердегез, — диде Хөкүмәт рәисе. — Кайберләрегез өчен уку әлеге этапта гына тәмамланмас, күбегез укуларын Россия Кораллы Көчләре академияләрендә дәвам итәр. Ничек кенә булса да, мин сезнең биредә укыган елларны исегездә калдырып, училищеның данлы традицияләрен дәвам итәчәгегезгә ышанам.


Коры җир гаскәрләренең баш командующие урынбасары, генерал-лейтенант Владимир Попов исә Россиянең оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу котлавын җиткерде. «Ватанны саклаучылар һөнәрен сайлау – зур дәрәҗә. Үзенең күп гасырлык тарихында Россия зур сынаулар аша үтте, аларның һәрберсендә илен якларга беренчеләрдән булып батыр сугышчылар көрәшкә чыккан. Халыкара терроризм күп милләтле Ватаныбызның бердәмлеген какшатырга омтылган көннәрдә, Ватанны саклаучыларның бүгенге буыны гражданнарның тынычлыгын һәм тыныч тормышын ышанычлы тәэмин итә”, – дип билгеләп үтте ул.

 
Балаларының чыгарылыш кичәсенә килгән әти-әниләр дә шатлыклы күз яшьләрен яшерә алмады. Оренбург өлкәсенең Каргалы районыннан Фәтхуллиннар гаиләсе дә улларының сөенечен уртаклашырга килгән. Фәрзәнә апа улының балачактан офицер булырга теләве турында сөйләде: “Укырга керү җиңел түгел, аннан соң да проблемалар булырга мөмкин дип бик куркытканнар иде. Тырыш булды, хыялы чынга ашты”, – диде ул. Шулай да улын бик сирәк күрүләренә борчылып алды. “Елга ике тапкыр гына ялга кайта иде. Менә хәзер Смоленск өлкәсенә юллама алды, анда 5 ел хезмәт итәчәк. Ничек кенә булса да, без улыбыз белән бик горурланабыз”, — дип елмаешты алар.


Самара өлкәсеннән килгән Миңсабир Биктаһиров исә чыгарылыш кичәсенең тәмен икенче елга гына татыячак. “Быел иптәшемнең улы диплом алды, ә икенче елга улым Рәсим өчен шатланып торачакбыз”, – диде ул. Миңсабир абый үзе дә 22 ел танкчы булып хезмәт иткән: “Балабызның минем юлдан китүе, ил сакчысы булуы белән горурланам”, – ди ул.


Училищены кызыл дипломга тәмамлаган Азнакай егете Руслан Бурин бу мизгелне бик дулкынланып көтүен яшерми. Егет өчен бу – зур җиңү: “Беренче ике елда режимга ияләшергә генә авыр, соңыннан, дуслар табылгач, рәхәтләнеп укыдык”, – ди ул. Руслан хезмәт итәргә Көньяк Сахалин өлкәсенә эләккән. Бер көн элек чыгарылыш егетләре 2029 елда укырга керәчәк курсантлар өчен юллама да калдырган – аның эчтәлеген сер итеп калдырдылар, “10 елдан күрешербез, бәлки, нәкъ менә шулвакыт мин аны яшьләргә җиткерермен”, – диде Альберт. Кыскасы, егетләр Ватанны сакларга әзер.


Фикер өстәү