“Хаҗ кылган саен тагын барасы килеп тора”

Казанның Тынычлык бистәсендә гомер итүче Сәлимә Хөсәеновага дүрт тапкыр хаҗ кыла. Өчесе – олы, берсе кече хаҗ булган. Быелгысы күңеленә аеруча ошаган.

– 53 яшемдә дини белем ала башладым. Шулчак күңелемдә, хаҗга барырга насыйп булса иде,  дигән теләк уянды. Намазларымда бу хакта Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Нинди эшкә тотынсаң да, иң беренче ният кирәк бит, ансыз булмый, – ди Сәлимә абыстай.

Ун елдан теләге кабул була. 2008 елда ул беренче тапкыр хаҗга бара. «Ул чактагы хисләремне әле дә оныта алмыйм. Әйтеп бетергесез кичерешләр белән кайттым. Кабат барасым килде, гел шуны теләп йөрдем», — ди. Балаларына шул хакта әйткәч, алар да ярдәм итеп, тагын барып кайта. Аннары кече хаҗ кыла. Быел исә кабат олы хаҗ кылу насыйп була.

– Быелгысында  күргәннәрем генә  түгел, безгә күрсәткән кадер-хөрмәт тә тиз генә онытылмас. Шуңа да бу хакта авылга да  кайтып  сөйлисем килә әле. Хаҗ хакында күбрәк кеше белеп торсын иде, – дигән нияттә Сәлимә абыстай. – Анда баргач, әллә нинди бер көч пәйда була. Аяклар арый, кайчак шешенә дә, әмма түзәсең, зарланмыйсың.  Изге урын үзенекен итә. Күңел сафлана. Ул зәмзәм суларын  авыз итү үзе генә дә ни тора! Бу көннәрне күрү теләге булган һәр мөселманга насыйп булсын иде. Хаҗда кешенең күңеле чистарына. Шул пакьлекне гомернең азагына кадәр саклый алсак иде.

Сәлимә апа Коръән укучылар арасында бәйгеләр  оештыруда да катнаша: матди ярдәм күрсәтә.

— Мәҗлесләрдә биргән сәдака акчасын җыеп барам. Кайчак авыр хәлгә калган балаларга, янгыннан зыян күргән гаиләләргә тапшырам. Бәйгеләрдә катнашучыларга да шул акчадан өлеш чыгарам, – ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү