Хатын-кызларның декрет ялы эш стажына кертеләме?

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова декрет ялын эш стажына кертергә тәкъдим итә. Әлеге чаралар хатын-кызлар һәм ир-атларның хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен тигезләргә сәләтле. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Омбудсмен искәрткәнчә, хәзерге вакытта шундый тенденция күзәтелә: гаиләдә ир-атның да, хатын-кызның да мәшгульлекләре тигез. Әмма хатын-кызларның (алар йорттагы эшләргә һәм балаларны тәрбияләүгә өч тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә) үз карьерасы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре азрак. Хәер, соңгы елларда гүзәл затлар Россиядә саллы сәяси һәм икътисади көчкә әверелде.

Ир-атлар һәм хатын-кызларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен, Москалькова яңа норма булдырырга – балалар тәрбияләүгә сарыф ителгән вакытны хатын-кызларның эш стажына кертергә тәкъдим итте.

«Россиядә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 20-49 яшьлек хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсе барлык эшләүчеләрнең 65,8 процентын тәшкил итә», — дип искәртте ул һәм әлеге тәкъдимне халыкның бу категориясе өчен «чын мәгънәсендә котылу юлы» дип атады.

 

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү