Россиянең бөтен төбәкләреннән һәм 60 илдән – 150 меңнән артык гариза. “Россия лидеры – 2020” идарәчеләр бәйгесендә катнашырга әнә шулкадәр кеше теләк белдергән. Гаризаларның 4095е Татарстаннан кабул ителгән. Катнашучыларның күбесе – Мәскәүдән (гаризаларның 19,26 проценты).
Икенче-өченче урыннарны Санкт-Петербург (8,14 процент) һәм Мәскәү өлкәсе (6,13 процент) били. Бәйге җитәкчесе Алексей Комиссаров, әле катнашырга теләгән кешеләр гариза тапшырып өлгерә, дип белдерде. “Теркәлү 27 октябрьдә тәмамланачак. Конкурсантларга биографик белешмә тутырырга һәм видеоинтервью яздырырга кирәк. Төп бәйгедән кала, быел “Сәламәтлек саклау”, “Фән”, “Финанс һәм технологияләр” юнәлешләрендә көчеңне сынап карарга мөмкин. 28 октябрьдән дистанцион этап башланып китәчәк. Катнашучыларга белемнәрен һәм сәләтләрен ачыклар өчен тест тәкъдим ителәчәк”, – диде ул. Бәйге “Россия – мөмкинлекләр иле” коммерциячел булмаган автоном оешмасы, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә үткәрелә. Җиңүчеләргә бер миллион сум күләмендә грант каралган. Бу акчаны алар алга таба белем алуда куллана алачак.