Иң шәп татарча биюче 150 мең сумлык сертификат алачак

«Шома бас» төбәкара ачык конкурсы татар биюләрен башкаручы хореография коллективларын чакыра. Конкурсның Гран-при иясе татар милли сәхнә костюмнарын тегү өчен 150 мең сумлык сертификат алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс 2019 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбург шәһәрендә узачак.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» региональ иҗтимагый оешмасы, Свердловск өлкәсе Дәүләт халык иҗаты Сарае ярдәме белән үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен документларны 2019 елның 13 ноябреннән дә соңга калмыйча (8-343) 371-14-89 факсына («Конкурс» тамгасы белән) яисә rifatroll@mail.ru электрон почта аша җибәрергә кирәк.

Фото «Татар-Информ» сайтыннан алынды. 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү