«И, рәхәткә чыктым: ашарыма пешерә, идәнемне юа»

Еш түгел, атнасына бер, күп дигәндә, ике тапкыр шалтыратып, Арча районының  Шушмабаш авылында яшәүче әниемнең хәлен беләм.

– Әлхәмдүлилләһ, бер көенчә, – ди дә, – минем хәлне ялгыз яшәүче генә аңлар, – дип өсти.

Әйе, биш бала үстергән әни, әти дә бакыйлыкка күчкәч, болын кадәрле таш йортта ялгызы торып калды. Кайчандыр оныклар тавышыннан шау-гөр килеп торган туган нигезебезгә моңсу тынлык иңде. Стенада эленеп торган сәгать кенә, йортның бөтенләй үк буш түгел, кеше яшәвен искәртеп, вакыт агышын санавын дәвам итә. Кайчандыр көннәр исәбен стена календаре аша билгеләп бара идек, хәзер ул да юк. Булса да, календарьны төпләгән калай аша чыгарылган бау белән стенадагы кадакка элеп куймыйбыз. Шулай да әни көн тәртибен дә, саннарын да хәтереннән җуймый, ялгыз калгач, үзе яңача җайга салган тормыш рәвеше белән яшәвен дәвам итә. Көне иртәнге намаз белән башланып, ишегалдын, яшелчә бакчасын бер кат урап чыгу белән дәвам итә. Бер уңайдан лапас эчендәге кетәклек ишеген ачып, тавыкларны бәрәңге бакчасына чыгара. Җәй икән, бу бик иртә – күрше-күлән тирән йокыда чак була. Аннан әни теплицага юнәлә. Парланудан түшәменнән тамчы тамып торган теплицаның ишеген ачып җибәрүгә, йөзенә дымлы һава килеп бәрелә. Нәкыя апа белән өф-өф итеп кенә тәрбияләп үстергән помидор-кыяр быел мул уңыш бирде. Помидорга әллә ни исе китмәсә дә, кыяр ярата әни. Төн эчендә кыярлар шактый ук исәйгән: ул берничәсен алып, күлмәк кесәсенә тыга да өйгә таба атлый. Юк, кереп китми, йорт каршысындагы чәчәк бакчасында булмады бит әле ул.

Иртән Казанда яшәүче Нурия апа шалтырата, әни телефон трубкасын алганчы тынычланмый, шуңа да өйдә булуың хәерле. Ләкин кулын веранда ишеге тоткасына куюы була, урамда көтүче чыбыркысын шартлатып җибәрә: көтү чыгу вакыты җиткән икән. Баскыч төбендәге галушларын кабат киеп, әни капка төбенә чыгып баса. Юк, көтүгә куа торган хайваны юк аның, ә менә койма буендагы чәчәкләреннән “авыз итәргә” теләгән сыерлар бар.

– Венера апа, хәерле иртә! Ничек хәлләр?

– Әйбәт кенә.

Каршы күршебез белән шулай ике-өч сүз белән сәламләшү Бәрия апаның аны иртәнге чәйгә чакыруын аңлата.

Алга таба көне намаз, Коръән, газета укып, бакчада чүп утап узса, кичен телевизор каршына килеп утыра. Көндезге аш, гадәттәгечә, әнидә була. Ара-тирә йомыш белән авылдашлар кереп чыгарга мөмкин. Көн тәртибе авылда үлем-җитем булса яки аш мәҗлесенә чакырсалар, балалары яки кунаклар кайтса гына үзгәрә.

Ә бит аның яше сиксәнгә җитеп килә. Гомеренең илле сигез елын тигезлектә яшәп, кисәк кенә ялгыз калуны әни бик авыр кичерде, шулай да яңа халәте белән килешми дә булмады. Өлкәннәргә социаль хезмәткәр ярдәмен сорарга мөмкин булуын әйтсәк дә, баш тартты. Ә көннәрдән бер көнне телефоннан яңа хәбәр ирештерде.

– Әни, хәлең ничек?

– Бик әйбәт. Кунак кызым бар, чәй әзерли.

– Әйбәт булган. Кем соң ул? – дип кызыксынам.

– Теге, сез әйткән социаль кыз. Илсөя исемле. И, рәхәткә чыктым: ашарыма пешерә, идәнемне юа. “Нәрсә эшлим, Венера апа?” – дип кенә тора. Рәхмәттән башка сүз юк, – дип тезеп китте әни.

Бер ялгансыз: эчкә җылы йөгерде, күңел тынычланды: әни хәзер ялгыз түгел. Сөйләвеннән сизелгәнчә, Илсөяне ул туганы кебек кабул иткән. Димәк, ул өлкән кешегә карата игътибарлы-ихтирамлы.

Ничә шалтыратсаң, әни яңа яшь дусты Илсөяне телгә ала торган булды. Кичә кыстыбый пешергән, бүген кабак турый икән – бәлеш салырга йөриләр. Апаның Мәскәүдән кунакка кайткан кызына кадәр: “Илсөя апа килгәнче бәрәңге әрчим, Рәшит абыйны бәлеш пешереп каршы алырга иде исәп”, – дип, ул хатынны күрәсе килү теләген көчәйтте. “Шуның кадәр үк әйбәтме ул Илсөя дигәнегез?” – дип сорыйм Лилиядән. “Миңа бик ошады. Шундый ягымлы. Камыр ризыкларын тәмле пешерә. Әбигә чын иптәш”, – дип җавап бирде сеңлем.

Фотолар карап утырам. Мин кияүгә чыкканда әнигә илле яшь тә тулмаган булган икән. Ут борчасыдай җитез, кирәгеннән артык чиста иде. Яшерен-батырын түгел, тормыш арбасының дилбегәсе күбрәк аның кулында булды. Ә әти – авыл хастаханәсендә шофер, гел юлда. Алар бер дә картаймас кебек иде бит, инде әтинең бакыйлыкка күчүенә өченче ел китте, әни дә күзгә күренеп үзгәрде, атлаулары салмакланды. Тик күңеле белән һаман безнең тиктормас әни булып калды. Ә менә авылыбыздагы биш өлкән кешегә ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәр дип аталган һөнәр иясе Илсөя Гәрәева аның тормышына якты нур булып килеп керде. Өлкәннәргә бер җылы сүз дә җитә, дип юкка гына әйтмиләр икән шул.

Чираттагы ялга кайткач, ниһаять, әнинең яраткан Илсөясе белән очрашырга насыйп булды. 1 сентябрь иде ул. Әни бер елны да бу бәйрәмне калдырмый. Без китәргә хәстәрләнеп йөрибез, ул аңарчы мәктәпкә барып кайтырга булды. Менә бервакыт ишек ачылып китте дә анда какча гәүдәле, башына үзенә килешле, бүген мөслимәләр кия торган матур гына башлык кигән хатын-кыз пәйда булды.

– Әссәламегаләйкем! Кунаклар бар икән. Ә минем әбием кайда? – дип, үз кешеседәй безне сәламләде.

– Мәктәпкә китте. Китәсе бар, ә ул һаман кайтмый, – дим. Үзем күз чите белән генә аны күзәтәм.

Илсөя сумкасын суыткыч янындагы урындыкка куеп, өйдән чыгып китте. Аның артыннан: “Хәзер алып кайтам үзен”, – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Инде бераздан алар, әниле-кызлы кебек, сөйләшә-сөйләшә, урамнан кайтып киләләр иде. Шушы вакытта күңелдәге тынычлык хисе тагын да көчәйде.

Шөкер, әни әле үз аңында һәм аягында, аңа бары аралашу җитми, йорт эшләрендә вак-төяк эшләргә ярдәмче кирәк. Илсөя кебек социаль хезмәткәрләр – ялгыз һәм физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең ярдәмчесе. Җиңел хезмәт түгелдер. Ә Илсөя Гәрәева бер дә зарланмый. “Минем әби-бабайларым бик әйбәт”, – ди ул.

Әниемнең тормышын җанландырып җибәрүе өчен Илсөя Гәрәевага рәхмәт белдереп, Нурисә ФАТЫЙХОВА-ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре


Фикер өстәү