Ике баласына пычак белән кадап, берсен үтергән Чаллы хатынын нишләтерләр?

Бала үтерүдә шикләнелүче Чаллы хатынын хастаханәдән чыгарып, СИЗОга озаттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бүгенге көндә 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлованың физик хәле канәгатьләнерлек дип табылды. Хатынны махсус палатада булган хастаханәдән чыгардылар һәм Минзәлә тикшерү изоляторына озаттылар.

 

 

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү