Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә? | Психолог киңәше

Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, игътибар, наз… Гаилә корып, еллар үткән саен, бу сүзләр никтер үткәндә калган төшенчәләргә әверелә дә куя. Күп кенә хатыннар ирләренең үзләренә карата суынуыннан зарлана. Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә? Психолог Светлана Брагина түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра:

1. Ирегезне мактагыз! Рәхмәт әйтергә өйрәнегез. “Бигрәк булган инде син!”, “Мин синең белән горурланам” ише сүзләр теләсә кемнең йөрәген эретергә сәләтле. Ирегезне башкалар белән чагыштырмагыз! Ул үзенең дөньядагы иң яхшы ир-ат икәнен, сезнең аны сайлавыгызга сөенеп туя алмавыгызны сизеп яшәсен. Ирен мактый белгән хатын, җавап йөзеннән, үзе дә шундый ук сүзләр ишетәчәк. Игътибар, наз, чәчәк бәйләмнәре турында хыяллансагыз, ирегезгә күбрәк игътибар бирегез. Барысы да хатын-кыздан тора.

2. Үткәнне искә алыгыз. Һәрбер парның “безнең” сүзен кулланып искә төшерә торган уртак хатирәләре була. Мөнәсәбәтләрдә салкынлык сизелсә, әнә шул якты истәлекләрне яңарту да комачауламас. Сигез сәгать буе аш бүлмәсенә обой сайлавыгызны искә алыгыз димим. Үткәндәге самими, мөнәсәбәтләрегез яңа гына бөреләнә башлаган чакларны искә төшерегез. Әйтик, сез танышкан тукталыш яныннан үтеп барганда ирегезгә: “Ә хәтерлисеңме…” – дип сүз катсагыз, ул ирексездән шул чактагы рәхәт вакытларны искә төшерәчәк. Үткәндәге андый хатирәләр еш кына хәзерге тормыштагы китекләрне ялгарга сәләтле.

3. Үз-үзегезгә игътибарлырак булыгыз. Яшерен-батырын түгел, ир-ат күзләр белән ярата. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә дә матур булырга тиеш. Ни кызганыч, көндәлек тормышта бар да башкача килеп чыга. Күп кенә ханымнар: “Өйдә ярамаган тагын”, – дип сузылган футболка, уңган халат киеп йөрергә дә күп сорамый. Араларында хәтта чәч тарарга иренүчеләре дә очрый. Аннары берәр кая барырга туры килсә, ярты көн кием сайлый, бизәнә-ясана башлыйлар. Бу – бик зур хата. Моны күреп торган ирегез: “Минем янда нинди кыяфәттә йөри дә башкалар өчен әнә ничек тырыша”, – дип нәтиҗә ясаячак. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә торганда да пөхтә итеп киенгән, чәчләрен юып, матур итеп җыйган булырга тиеш. Ирегезгә боларның барысын да нәкъ менә аңа охшар өчен эшләвегезне сиздереп торыгыз.

4. Икәү генә ял итәргә вакыт табыгыз. Балалар, туганнар белән әвәрә килгәндә хатынга кабаттан гашыйк булу кыен. Шуңа күрә ара-тирә икәүдән-икәү генә ял итәргә җай табыгыз. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, икегез өчен генә кызык булган темаларга сөйләшерлек булсын. Шул ук вакытта бер-береңнән дә ял итә белергә кирәк. “Ярты сәгать тынлык” дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Эштән арып кайткан ирегезнең сөйләшәсе килмәсә, аны борчырга кирәкми. Борчуы булганда ирләр – дәшмәүне, хатын-кыз исә барысын да түкми-чәчми сөйләүне өстен күрә. Шуңа күрә андый чакта ирегезне тынычлыкта калдырып, үз эшләрегез белән шөгыльләнегез.

5. Вакытлыча аерым торыгыз. Берәр атна ялгызы гына яшәгән ир сезне сагына башларга, бергә булганда тормышның күпкә кызыклырак булуын аңларга мөмкин. Ләкин бу киңәшкә бик сак карарга кирәк. Аерылышу чигенә җиткән парларга вакытлыча аерым тору зыян гына салачак. Хатынының, футбол карама, иптәшләрең белән еш күрешәсең, кебек зарларыннан туйган ир шул вакыт эчендә үзенә генә ничек рәхәт булуын аңлап алачак. Мөнәсәбәтләрне саклап калу да, ай-һай, авыр булачак.

6. Яңалык эзләгез. Сез ун ел буе иртәнге ашны өйдә генә ашарга күнеккәнме? Бу гадәтне бераз үзгәртергә кирәк. Атнага ике-өч мәртәбә иртәнге ашны башка урында, әйтик, кафеда, табигатьтә ашап карагыз әле. Баштарак бу тәкъдимгә сәерсенеп караган ирегез соңрак сезнең арттан иярүен сизми дә калачак. Яңалык эзләп, күзләре ут янып торган хатын-кызга кабат-кабат гашыйк буласы гына килеп тора!


Фикер өстәү