«Ирем бөтен нәрсәне исәптә тота»

Сораштырулар күрсәткәнчә, илдә халыкның 57 проценты электр энергиясе, газ, җылылык, кайнар суны күпме кулланганын контрольдә тота. 2016 елда 42 процент кына булган. Бу эшкә бигрәк тә 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәвәс. Россиядә яшәүчеләрнең 14 проценты бу саннарга гадәт буенча гына күз сала, 9 проценты контрольдә тотуны кирәк дип тә санамый, 6 проценты өчен күпме тотылса да барыбер, 5 проценты бу хакта бөтенләйгә оныта. Ә сез күпме ресурс кулланылганын күзәтеп барасызмы? Контрольдә тотуның файдасы бар дип уйлыйсызмы?

Гөлчәчәк Якупова, күпбалалы әни:
– Газны да, суны да исәпләп торып булмый. Авылда үз йортыбыз белән яшәгәч, санап утырмыйбыз. Кечкенә балалар булгач, кер юмыйча калган көн юк. Аның каравы үз әтием бик каты исәпли. Айныкын айга теркәп, язып бара. Күпме су тоткан, ут яндырган белеп тора. Бер яктан акчаны санап тору яхшы булса да, мин үзем болай яши алмас идем. Аларын да исәпләргә калгач, тормышның башка ямен онытасыңдыр инде ул.

Сәлимә Сәетова, фермер:
– Ирем бөтен нәрсәне исәптә тота. Алай эшләмәсәң, акчаның кадере бетә дип уйлыйм мин. Кияүгә чыккач, мин аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Бик тә пырдымсыз идем. Акчаны ничек кирәк шулай туздырдым. Яши башлагач, тормыш өйрәтте. Балалар тугач, дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Без бала үстергәндә, су исәпле түгел иде әле ул. Күпме кирәк, шулай тоттык. Хәзер авылда да суга акча түлисе. Утны да экономияләргә тырышабыз. Күбрәк сүндереп йөрибез. Сакчыллык бик кирәк. Түләүләргә генә кагылмый бу. Әйтик, ризыкны чама белән әзерләргә була. Калганын җылытып ашасаң, акчаны да янда калдырасың, савап та аласың әле.


Рауза Мәүлетова, I группа инвалид (Казан):
– Суның, газның күпме тотылганын санап, язып бармыйм, ләкин квитанция килгәч, карап, элеккесе белән чагыштырмыйча калганым юк. Түләү ай саен бер чама чыга. Салкын су кайнар суга караганда күбрәк тотыла. Аякларым авыртканга ваннада сирәгрәк юынам. Керне гел уып торабыз анысы. Улым белән генә яшәгәч, кухняда да көннәр буе мавыкмыйм, камыр ризыклары да әллә нигә бер генә пешерелә. Кухняда суны күп агызмыйм. Берәрсе кунакка килгәч, савыт-саба юарга тотынса, их, суны бигрәк күп бетерә, дип эчем поша башлый. Коммуналь түләүләр өчен аз булса да, хөкүмәттән субсидия алабыз. Җәйге айларда ул 150 сум тирәсе чыга.

Фәридә Нәбиева, сыер савучы:
– Салкында утырган юк. Фермада туңып эшләп кайткач, җылы кирәк. Шуңа күрә өебез май кебек. Газ өчен кыш көне айга 3-4 мең сум түлибез, җәй көне – 300 сум тирәсе. Суга аена 900 сум түлибез. Суны кызганмыйбыз, бакчага рәхәтләнеп сибәбез, Ходай биргән су бит ул. Иң мөһиме – сәламәтлек. Акчаны эшләп торабыз бит.


Ким Шакиров, галим (Биектау районы):
– Аларны күпме тотканыңны, түләү өчен янчыктан акча чыгарганда күрәсең инде. Шәһәр кешесенеке белән авылныкы бу яктан аерыла. Сакчыллыкны кайгыртмыйча булмый. Өйне җылытканда кайчан җылытсаң яхшырак – иртәнме, кичтәнме, дип уйлыйсың. Су белән юынганда электр энергиясен файдалырак тоту өчен температураны көйлисең. Җылы суны 40–60 градуста тотсаң, чыгымы азрак, сиксәнне куйсаң, күбрәк була. Суны гел кайнарлатып тотсаң, җылыткычка юшкын утыра һәм ул җайланманы тизрәк эштән чыгара, аны ешрак алмаштырырга туры килә. Бу да – үзенә күрә зур чыгым. Менә шуларның барысын да уйлап эшләсәң, акчаны янга калдырасың.


«Ирем бөтен нәрсәне исәптә тота»” язмасына фикерләр

  1. Эшлэгэндэ экономия белэн тотмадым.Хэзер пенсиягэ чыгып,акча кысынкылангач контрольдэ тотарга туры килэ.Су хэм жылылык чамадан тыш кыйммэт бездэ.

Фикер өстәү