Исең барда ил таныр, көчең барда җир таныр

Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәттәшебез Рәшит Минһаҗ бу мәкальне еш кабатлый. Ул моны “Исәнмесез” сүзенә бәйләнүчеләргә дәлил итеп китерә.
Нигә дисәгез, соңгы вакытларда редакциягә: “Исәнләшкәндә “Исәнмесез!” дию дөрес түгел. Син исәнме әле, дип сораган кебек”, – дип дәгъва белдерүчеләр килгәләде.

 

Шундыйларга җавап йөзеннән әйтә ул аны.
– “Ис” сүзе бу урында хәтер мәгънәсендә. Ягъни мәсәлән, хәтерең бармы, дигән сүз. Күп кабиләләрдә борынны борынга куеп исәнләшү йоласы да бар, – ди. Әйтергә кирәк, сүзләр дөньясына кереп китсәң, Рәшиттән дә күбрәк белүче юк анысы. Ул редакциядә аяклы энциклопедия кебек. Аңа һәрберебезнең йомышы төшә.
Сәфәр
Төптәнрәк уйласаң, хезмәттәшебезнең үзенә дә бик туры килеп тора бу сүзләр. Кырык елга якын гомерен татар матбугатына багышлаган журналист – гел милләтебез сагында, республикабызда гына түгел, чит өлкәләрдә, хәтта чит илләрдә дә аны белмәгән татар сирәктер. Ул остазы Альберт абый Яхинның “журналист үзен яклый алмаган кешене якларга тиеш” дигән сүзләрен шигарь итеп алган да, кулыннан каләмен төшермичә, бертуктаусыз иҗат итә. Ерак сәфәрләрдән кайтып та керми. Әнә шуңа күрә, нәкъ мәкальдәгечә, үзен ил дә таный, җир дә таный.
“Ватаным Татарстан”да иң күп юлда йөргән кеше – мөгаен, миндер, һәр журналист булдыра алган кадәр сәфәргә чыгарга, халык белән аралашырга тиеш”, – ди Рәшит Минһаҗ. Чыннан да, ул мең тапкыр хаклы. Үзе йөремсәк булгач, редакция биреме белән генә түгел, башкача да җае да чыгып тора.
– Моннан дистә ел элек төрекләр Халыкара Евразия хәрәкәтен оештырды. Татарстан бүлегенең җитәкчесе – Разил Вәлиев. Миңа делегация составында Германия, Голландия, Төркия һәм башка илләрдә булырга туры килде. Аннан Халыкара төрки яшьләр берләшмәсе белән Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Башкортстанда, башка республикаларда төрле чаралар уздырдык. Һәр сәфәр яңалык кына алып килми, иҗат итәргә җирлек бирә, һәр мизгел турында кайта-кайта уйланасың, – дип хәтер яңарта хезмәттәшебез.
Таулы Алтай
– Гаҗәеп җир булып хәтердә калды. Табигате искиткеч, тирә-якта – текә таулар. Безнең андагы халык белән тамырларыбыз бер. Аз гына үзгәлекне исәпкә алмаганда, нәкъ татарлар кебек сөйләшәләр. Тик сөйләмнәренә гарәп сүзләре кушылмаган. Моннан 200 ел элек Кытайның басып алуыннан куркып, үз ирекләре белән Россия составына кергәннәр. Татарлар кебек ат яраталар. Без дә, атка атланып, җилдереп кенә, Җир тишеге дигән урынга киттек. Егерме елдан артык атланып караган юк иде. Шунда минем өчен кызык бер хәл булды. Ни өчендер, атым, туктый алмыйча, шушы тишек тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Иптәшләрем, тезгенне тотып, чак кына туктаттылар.
Өстенлек бирми, җаваплылык өсти
– Бервакыт шулай мөфти Госман хәзрәт Исхакый чакырып алды да, уенын-чынын бергә кушып: “Син – бик усал телле журналист, бераз йомшарып кайтмассыңмы?” – дип хаҗга юллама тоттырды. Сабырлыкны сыный торган бик авыр сәфәр булды бу. Ихрамнарны кидек тә Мәдинәдән Мәккәгә киттек. Изге Кара ташны әйләнеп чыктык. Шуннан Минә үзәнлегендәге чатырлар янына юл тоттык. Кызыксыну үзенекен иткәндер инде, тирә-якка каранып бара торгач, иптәшләремнән аерылып калганмын. Ни гарәп телен, ни инглиз телен белмим бит. Шулай да төрек телен белүем ярап куйды. Кардәшләребезне очратып, “Локанта” дигән ашханәләрендә ашап чыктым. Көч-хәл белән чатырны эзләп тапсам, ачкычны бирмиләр. Шөкер, монда да төрек теле ярдәмгә килде.
Татар югалмый
– Телгә басым ясавым юкка түгел. Заманасына күрә инглиз телен өйрәнмичә калганбыз. Әмма аңлашу өчен үз телебез дә ким түгел. Согуд Гарәбстанында төрекләр генә түгел, мәсәлән, үзбәкләр дә күп. Германиядә дә шул ук хәл. Рәхәтләнеп аралашырга була. Татарларны да беләләр. Безгә Согуд Гарәбстанында Ризаэддин Фәхретдиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабын тараттылар. Менә монысы иң күңелле вакыйга булып күңелгә кереп калды. Гомумән, хаҗга баргач, иң таралган сүз – “сабыр” сүзе. Кайберәүләр түзә алмый, “үләм-үләм” дип ыңгырашып ятучылар да бар. Кеше үз ихтыяры белән килгән, беркем дә мәҗбүр итмәгән югыйсә. Ике атна түзәргә була бит. Сынауларны үтү фарыз.
Файдасы да күп
– Мондый сәфәрләрнең фән ягыннан да файдасы бик зур. Мәсәлән, “Евразия хәрәкәте” оештырган чаралар барлык халык өчен дә үрнәк. Төрекләр 100 дән артык илдә лицей ачтылар. Аннан төрек теле олимпиадалары үткәрә башладылар. Шулай үтемле итеп үз телләрен пропагандалыйлар. Алардан үрнәк алып, бездә дә татар теле олимпиадалары үткәрә башладылар. Моннан 4-5 ел элек Татар конгрессына шушы чараларның язмаларын алып кайтып тапшырган идек. Бәхеткә, ул вакыттагы мәгариф министры Энгель Фәттахов та кызыксынып китте. Менә биш ел инде Татарстанда олимпиада уңышлы гына үткәрелеп килә. Төрле илләрдән киләләр. Хәтта Япониядән дә. Бу – минемчә, татар телен пропагандалауның иң яхшы ысулы.
Урындагы кешегә – урынсыз сораулар
Хәтерегездәме икән, Рәшит Минһаҗның шушы рубрика астында еш кына бик кызыклы әңгәмәләре басыла иде. Шул исемдәге китап та дөнья күрде. Ни кызганыч, соңгы вакытларда андый язмалар күренми башлады.
– Дәвам иттерәсе килә, – ди ул бу җәһәттән. – Әмма әңгәмә эшләр өчен бүген ниндидер вазифа биләгән кешеләр кирәк бит. Алайса кайберәүләр, өстәгеләр нәрсә әйтер икән, дип куркып ята да, кәнәфиләреннән очып төшкәч, әйдә, әңгәмә оештырабыз, дип үзләре үк мөрәҗәгать итә. Рафаэль Хәкимов, Рәшит Әхмәтов кебек үз сүзен курыкмыйча әйтүчеләр бик сирәк. Бүгенгебезне сукыр тычкан көндез таяк тотып йөри торган заман дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Кайберәүләр башта рәхәтләнеп сөйли, аннары, артыграк бугай дип, кыскартуны сорый. Кыскасы, ихластан сөйләшә алучылар бик аз. Шуңа эш тоткарланып тора. Югыйсә, бик шәп рубрика ул. Чыннан да, кешене ачу өчен, уңайсыз сораулар бирергә кирәк. Римма Ратникова миңа хәтта: “Юбилей уңаеннан язылган язмалар арасында иң ошаганы синеке булды”, – дип тә әйткән иде. Чирмешән районының элеккеге башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин: “Сыерларның елаганын күргәнем юк иде”, – дип шаккатырды. Фатыйх Сибагатуллин да Балтачта үзенең “дию” кушаматын тагып йөргәнен исенә төшергәнгә каршы килмәде. Рәсми әңгәмә вакытында бу хакта сөйләшеп утыра алмыйсың бит.
Менә шундый безнең хезмәттәшебез. Журналистикада аның үз сукмагы, үз эзе бар. Хезмәте өчен мактаулы исемнәре, медальләре, башка бүләкләре дә бер кочак. Ерак сәфәрләрдән аны һәр эшендә теләктәшлек күрсәткән хәләл җефете Гүзәлия ханым, улы Аяз, кызы Дилия көтә. Без дә көтәбез. Исән-сау йөрсен, бәла-казаларга юлыкмасын дип телибез. Бүген исә укучыларыбыз белән бергә хезмәттәшебезне олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.


Фикер өстәү