Испанча хөкем итү

Үткән атнада Барселона яңадан планетаның “кайнар нокта”сына әверелде. Испан суды Каталония бәйсезлеге турында референдум үткәргән 9 сәясәтче лидерны 9 елдан алып 13 елга кадәр төрмәгә хөкем иткәннән соң, горур каталонлылар урамнарга чыкты.

Полицейскийлар өстенә урам ташлары, Молотов коктейльләре яуды, чүп савытларын ялкын телләре ялмап алды. Горур каталон халкы, үз бәйсезлеге өчен көрәшүче лидерларны яклап, утка-суга керергә әзерлеген белдерде. Испанча хөкем үзенең кырыслыгы белән таң калдыра. Россияле Навальныйлар әле уч төбендә генә йөртелә икән, дигән фикер туа күңелдә. Төрмә сәндерәсенә ыргытылган каталон сәясәтчеләре – законлы сайлауда халыкка бәйсезлек вәгъдә итеп, төбәк хакимиятенә килгән кешеләр. Алар бернинди яшерен эш тә алып бармадылар, халыкларның үзбилгеләнүгә хокуклары турындагы халыкара кагыйдәләргә туры китереп, референдум оештырдылар. Анда каталон халкы хөрлекне яклады. Бары тик шул гына.

Вазгыятьнең кызык ягы шунда: Каталониянең бүгенге рәсми лидеры да бәйсезлек яклы. Әлеге төбәк хөкүмәте җитәкчесе Ким Торра үткән пәнҗешәмбедә өлкәнең үзбилгеләнүе турында яңа тавыш бирү үткәрергә кирәклеген белдерде. Искә төшерик: 2017 елгы каталон бәйсезлеге турындагы референдумны испан судлары законсыз дип таптылар, аны оештырган җитәкчеләр эзәрлекләнә башлады. Каталон хөкүмәтенең элекке лидеры Пучдемон бүген Бельгиядә качып ята. 14 октябрь көнне Испаниянең Югары суды аны кулга алу турында яңа ордер бирде. Мондый ордерлар 2017 елдан соң берничә тапкыр бирелде инде. Әмма Пучдемон качып яшәгән Европа илләре аны богаулап Мадридка озатудан баш тарттылар. Җомга көнне Пучдемон үзенең адвокатлары белән Брюссель прокуратурасына килде, испан хакимиятләренең таләбе белән килешмәвен, үз ирке белән Испаниягә кайтмаячагын белдерде. Бельгия хөкемдарлары аңа Мадрид биргән ордерның гамәлгә яраксыз булуын әйттеләр. Ордер испан телендә язылган, ә Бельгия законнары буенча бары тик йә инглиз, йә француз, йә фламанд яисә немец телендә язылган документлар гына юридик көчкә ия икән. Испан хакимиятләре бу атнада яңа ордер язып җибәрергә уйлыйлар. Шуңа кадәр Пучдемонны чакырганда килү таләбе белән иреккә чыгарып җидәрделәр. Сәясәтче үз ирекнең башка берничек тә чикләнмәвен әйтте.

Барселонада исә сәяси тетрәнүләр дәвам итә. Гыйсъянчылар биналарга тимиләр, бары тик урамдагы чүпне генә яндыралар, ди вакыйганың шаһитлары. Гауга төнлә генә бара икән. Көндез төнге ярсуның эзе дә калмый, диләр. Мондый халкың булганда, көрәш сукмагына чыгу да мәртәбә генә шул.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү