Йөкле хатын гриппка тизрәк бирешә

2009-2010 елларда Россиядә “дуңгыз” гриппы белән авыручылар күп булган иде. Тиз арада таралып өлгерүче һәм өзлегүләр китереп чыгаручы әлеге вирусны эпидемиологлар А (H1N1) штаммы белән билгели. Ул елларны табиблар әлеге чирдән бигрәк тә йөкле хатын-кызларны йолып калырга тырышты, чөнки үпкә ялкынсыну чирләре белән авыручылар артты, үлем-җитем очраклары да булды. 

– Тын юллары инфекциясе китереп чыгаручы вирусларның 200дән артык төре билгеле. Алар арасында грипп вирусы аерым урын алып тора, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәйретдинов. – Грипп вируслары да штаммнары, ягъни төрләре буенча үзгәреп тора. Әйтик, “тавык”, “дуңгыз” грипплары һәм башкалар.

Грипп инфекциясе көчлерәк уза, еш кына кешене аяктан ега, урынга ятып дәваланырга мәҗбүр итә, температура күтәрелә, калтырата, хәлне ала, дәваланмаган очракта, өзлегүләр килеп чыга. Грипп эпидемиясенең иң кызган чагы гадәттә гыйнвар-февраль айларына туры килә. Татарстанда әлегә грипп белән авыру очрагы теркәлмәгән. “Гриппка каршы вакцинаны беренче чиратта балаларга, бронхиаль астмадан, хроник үпкә чирләреннән, йөрәк-кан тамырлары системасы, шикәр авыруларыннан интеккән 65 яшьтән узган өлкәннәргә, иммунитетлары көчсез булганлыктан, ВИЧ-инфекцияле сырхауларга ясатырга киңәш итәбез, – ди Халит Сәүбән улы. – Йөкле хатын-кызлар да гриппны бик авыр кичерә, чир карындагы балага да начар тәэсир итәргә мөмкин”.

Белгеч фикеренчә, йөкле хатын-кыз грипп вирусы йоктырса, чир үзен аеруча нык сиздерә: температура күтәрелә, бик каты баш авырта, йөткертә, калтырата. Грипп белән авыручы йөкле хатын-кызлар башкаларга караганда дүрт мәртәбә күбрәк хастаханәгә эләгә. Аларны интенсив терапия яки реанимация бүлекләрендә дәвалыйлар. Шуның аркасында бала алданрак, җитлекмичә туган очраклар да бар.
Республикага гриппка каршы беренче партия вакциналар август азагында кайткан, сентябрьдә прививка ясый башладылар. Вакциналар бетеп, берара аның белән өзеклек булып алды. Узган атна азагында медицина оешмаларына икенче партия кайтартылган. Әлегә республикада грипп белән авыру очраклары юк. Вакцинаны ноябрь башына кадәр ясатып була. “Грипп вирусына каршы иммунитет ике-өч атнада формалаша, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов. – Ул поликлиникаларда махсус кабинетларда ясала, аның өчен язылып килергә кирәкми”.

Барлык вакциналар да үзебездә җитештерелгән. Узган елларда да шулар ук, А һәм В штаммнарыннан торган вакциналар кулланылды. Йөкле хатыннарга да “Совигрипп” яки “Ультрикс” ясала. “Элекке еллардан чыгып әйтә алам: аларны ясаткач, бернинди өзлегү дә булмады, – ди Дмитрий Лопушов. – Ләкин йөкле хатын-кызлар аны ясатырга бик ашыкмый. Ни өчен икәне аңлашылып бетми. Йөкле хатын-кыз йогышлы чир белән авырып китсә, дәвалану катлаулы булачак, чөнки аңа башкалар кулланган даруларның һәркайсын эчәргә ярамый, бик нык сайланырга кирәк. Чир үзенә дә, карындагы сабыена да зыян китерергә мөмкин. Шүңа күрә йогышлы чиргә каршы торуда иң әһәмиятле чара – вакцинация”.

– Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөкле хатын-кызларның организмы грипп вирусына 18 тапкыр тизрәк бирешә, – ди Казандагы 16 нчы шәһәр хастаханәсенең 1 нче бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина. Белгеч шундый чыгыштыру да китерде: “10 мең хатын-кызның ике-өче грипп белән авырса, 10 мең йөкле хатынга 37 – 38 очрак туры килә. – Вакцина ясату йөклелек тотрыклы узсын өчен дә кирәк. Авырган очракта да чир җиңелрәк узачак. Нишләп йөкле хатын-кызлар прививка ясатудан курка дигәндә, алар бөтен нәрсәдән курка. Югыйсә вакцинаны үзләренең генә түгел, бәләкәчнең сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен дә ясатырга кирәк”.
Белгечләр кисәтүенчә, вирус тын юлларыннан тыш, ашказаны асты бизенә, эчәклеккә, үзәк нерв системасына да зыян китерә. Вакцинаны күбрәк йөклелекнең 14 нче атнасыннан соң ясатырга киңәш итәләр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү