Йолдызнамә | 21 – 27 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнер. Сезнең гаеп белән! Хатагыз өчен соңыннан үкенерлек булмасын дисәгез, гафу үтенүдән читенсенмәгез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Хыялларны тормышка ашыру чоры. Эшне якын арага максатлар исемлеген төзүдән башлагыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кайберәүләргә дустының хыянәтен үз башыннан кичерергә туры килер. Горур булып, үпкә-рәнҗешләрдән өстен торыгыз – бары тик шулай!

Кысла (22.06 – 22.07) Эштә бөтен сәләтегезне ничек тә калкурак, ачыграк итеп күрсәтергә тырышыгыз. Җитәкчелек тырышлыгыгызны бик юмарт бәяләячәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кәефсезлек, күңел төшенкелеге биләп алырга мөмкин. Көзге моңсулыктан яраткан эшегез коткарачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Азрак сөйләгез – күбрәк эшләгез. Ялкауланмасагыз, кеше көнләштерерлек уңышларга ирешәчәксез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Керемне арттыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Ялгыз Үлчәүләр, авыз ачып йөрмәсәгез, гомерлек ярыгызны табачаксыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Ни хикмәт: ял көннәрендә һич уйламаган җирдән акча керер кебек. Әле тагын бик матур бер сюрприз да булыр. Барысы да бер көндә!

Укчы (23.11 – 21.12) Гаиләдә тик торганнан кара тавыш чыгарга мөмкин. Тик торганнан түгел инде анысы, авызыгызны бик белеп ачмаганлыктан…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атна ахырында эштә тәнәфес ясагыз: ял итәргә кирәк сезгә! Иң әйбәтеме? Сөеклегез белән кыска вакытлы сәфәргә чыгып керү.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эштә тоткарланмаска тырышыгыз: өйдә сез бик кирәк хәзер! Өс-баш, йөз-кыяфәткә игътибарлырак булыгыз. Юкса пөхтәлекне онытып барасыз шикелле…

Балык (20.02 – 20.03) Борчу-мәшәкатьләрсез, тыныч чор. Атна башы бөтенләй шәп булыр: кесәгезгә әйбәт кенә акча керер.


Фикер өстәү