Йолдызнамә | 7 – 13 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Ялларда – һичшиксез, бакчага! Ә башка көннәрдә хезмәт урынында җиң сызганып эшләргә кирәк булыр. Юкса җитәкчегез, соңгы вакытларда ялкауланып китте әле бу, дигәнрәк фикергә килмәгәе…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тирәгездәгеләр үзегездән гаеп кенә табарга торыр сыман. Гүя берни аңламаганга сабышып, берни булмагандай, тыныч кына эшләвегезне карагыз. Бик тиздән сезгә тешләре үтмәвен аңлаячак алар…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызда матур гына вакыйгалар килеп чыгар. Матур гына түгел, әһәмиятле дә. Тик моны тора-бара гына аңларсыз әле. Атна ахырында сөенечле бер хәбәр ишетү насыйп булыр.

Кысла (22.06 – 22.07) Бүгенгесе белән түгел, ә алга карап, планнар корып яшәүче кеше икәнсез, моны нәкъ менә хәзер эшләгез. Аларны кәгазьгә төшерсәгез, тагын да яхшырак. Ни гаҗәп: бу киңәшне үтәгән очракта планнар тизрәк һәм җиңелрәк тормышка ашачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Теге яки бу эшләр, иҗади эзләнүләр бик тә уңышлы килеп чыгар. Хәтта үзегезгә якын булмаган өлкәләрдәге эшләрегез дә уңар. Ялгыз Арысланнарның, ниһаять, үз парларын табуга өметләре уяныр!

Кыз (24.08 – 22.09) Эшегез бармыймы әллә? Уйланырга сәбәп бу! Нәрсәләрнедер исәпкә алмыйсыз, димәк… Шәхси тормышка килгәндә, барысы да әйбәт булачак. Дөрес, атна азагында туган ниндидер бер аңлашылмаучанлыктан аптырап калырга мөмкинсез. Әмма бик тиздән эшнең нидә икәнлеген аңлап тынычланырсыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бик күпләр өчен – тормышка ниндидер яңалыклар үтеп керү чоры. Ниндидер бер кызыклы тәкъдим алсагыз, ике дә уйламыйча, ризалашыгыз. Соңыннан моңа сөенеп туя алмаячаксыз!

Чаян (24.10 – 22.11) Мөһим мәсьәләләргә алыну өчен уңай вакыт түгел. Аның каравы көндәлек эшләрегез җырлап барыр. Инде бик күптәннән күңелегезне тынгысызлап килгән бурычларга хәтле соклангыч дәрәҗәдә үтәп куярсыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Берәрсе белән ачуланышкан идегезме әллә? Татуланышу өчен менә дигән форсат чыгачак. Мөлаемлылыкның могҗизалар тудыра алуын беләсезме икән? Белмәсәгез – беләчәксез!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Шактый ук катлаулы чор. Ник дигәндә, җитәкчелек белән сүзгә керү ихтималы бар. Хокукларыгызны яклагыз, әмма әдәпле, ипле итеп кенә. Хафаланмагыз: 11 октябрьдән тормышыгызда “ак полоса” башланасына шик юк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эшкә күңел ятмый башладымы? Яңа хезмәт урыны эзләү өчен менә дигән вакыт. Дөрес, шактый ук мәшәкатьләнергә, борчылырга туры килер. Әмма бер селкенеп алмыйча булмый!..

Балык (20.02 – 20.03) Килеп туган кайбер хәлләрне бераз үзгәртеп җибәрү теләге туар. Тик бу сезнең кулдан гына килә торган эш түгел. Шулай икән, аларга фәлсәфи күзлектән карагыз. Шундук җиңел булып китәчәк.


Фикер өстәү