Күпме кеше «Татарча диктант»ны онлайн карап язганы билгеле

Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган онлайн трансляциясен алтмыштан артык кеше карады. Трансляция язмасы «Татар-информ»ның татарча YouTube каналында сакланып калды, диктант язарга теләүчеләр аны хәзер дә карап яза ала.

«Татар-информ»дагы «Татарча диктант» башлыча чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен оештырылганлыктан, диктант өчен КФУ галимнәре тәкъдим иткән әсәр — Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» повестеннән өзек алынды. Татарстанда оештырылган башка мәйданчыкларда акциядә катнашучылар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек яздылар.

«Татар-информ» аша татарча диктант текстын билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыды.

Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.

  • “Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Татарча диктант”ны 2018 елдан бирле үткәрә. Былтыр татарча диктантның видеоязмасын бер меңнән артык кеше карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195607/


Фикер өстәү