Күперме, дивармы? Кем кайсын сайлый бит…| Камалда премьера

“Парковка”, “Ишекләр”, “Томан”. Бу спектакльләр бер-берсенең дәвамы булып, бер-бер артлы тезелеп бара. Һәрберсендә төп герой ялгыз. Ни өчен шулай? “Томан” спектаклендәгечә җавап бирсәк, безнең бәла – бер-беребез арасында күпер төзисе урынга, тырыша-тырыша дивар коруда.

#Сишәмбекөнкичбелән проекты “Яңа татар пьесасы-2017” драматургия лабораториясе нәтиҗәсендә туган. Ике ел элек авторлар белән тәҗрибәле драматурглар эшләгән. Нәтиҗәдә финалга 7 пьеса сайлап алынган, шуның өчесе Г.Камал исемендәге академия театрының кече сәхнәсендә күрсәтелде. Өч спектакль ике антрактка бүленде, анда милли ризык та, музыка, поэзия – барысы да бар иде.

“Парковка”
Җәмгыять кешенең башына “чиләк” кидертә. Йә үз хәлең белән килешеп, сукырларча яшисең, йә баш күтәреп карыйсың. Ул чакта якыннарыңны, дусларыңны югалтырга мөмкинсең. Системага каршы чыгып, плакат күтәреп, мәйданга чыгарга җөрьәт итәсең икән, сиңа төбәп, иң якын дустың атачак. Чөнки ул – система баласы, ул шуңа өйрәтелгән. Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Олег Кинҗәгулов куйган “Парковка” спектаклендә шундый кисәтү бар.

Театр тәнкыйтьчесе Илтани Илялова, автор машиналарның хисләрне үтерүен сурәтли, дигән фикердә:
– “Парковка”да Мәдәният институтыннан Фәрит Бикчәнтәев белән Олег Кинҗәгулов студентлары уйнады. Спектакльнең герое Фатыйма (Ләйсән Гатауллина) парковка урынын тәртипкә китерергә тырыша. Ул машина хуҗалары яшеллекне таптамасын, тротуарны биләп алмасын, һәрберсенең үз урыны булсын өчен көрәшә. Кыскача әйткәндә, ул машиналарның кешелек хисләрен юкка чыгаруын, бөтен дөньяны яулап алуын теләми. Кызганыч, аның нияте барып чыкмый. Бер караганда, әсәр көндәлек тормыш турында кебек. Сөмбел аны машиналарның хисләрне үтерүе, кешелеклелек сыйфатларының акрынлап юкка чыгуы проблемасы югарылыгына күтәрә. Бюрократизм, кешелексезлек спектакльдә өстен кала.
Сөмбел Гаффарова әйтүенчә, аның герое җиңелми:
– Без лаборатория дәвамында үзебезне борчыган сорауларга җавап эзләдек. Нәтиҗәдә әнә шундый пьесалар туды. Аларны тудырганда, әйтерсең лә без үз-үзебезне дәваладык. Минем героем Фатыйма берзаман үзе дә тирә-юнендәге кешеләр түбәнлегенә төшә һәм башкалар кебек башына чиләк кия. Ләкин ул битарафлыгы, көрәшмәвенең үзе өчен ахырзаман булуын аңлый. Миңа калса, бу – җиңү.
Режиссер Олег Кинҗәгулов Фатыйма белән Али мәхәббәтен җирдән өскә күтәрә, ә арада – бушлык… Инде беренче күренештә үк бу гаиләнең таркалачагына ишарә бирелә. Спектакль кызыклы чишелешләргә бай, вакыйгалар зур тизлек белән бара. Кыскасы, беренче спектакль кичәнең атмосферасын бирә, син психотерапевт сеансына килеп эләгүеңне аңлыйсың. Табышлар – талантлы режиссер һәм пафос белән чирләмәгән Ләйсән Гатауллина.

Цитата: “Минем белән булган хәл ахырзаман түгел әле”.

“Ишекләр”

Беренче әсәрдә кешеләр башларына чиләк киеп йомылсалар, “Ишекләр”дә – тумыштан шул хәлгә дучар булган аутист бала язмышы. Ул үз эченә бикләнгән, кешеләр аны аңламый, хәтта курка да. Спектакль Энҗе Гыйззәтованың 20 яшендә язылган беренче пьесасы нигезендә куелган. Социаль темага алынуын автор болай аңлата:
– Мин бу проблеманы күбрәк кешенең белүен теләдем. Аутизм турында бездә бик азлар гына белә. Хәтта әти-әни дә бу диагнозны ишеткәч югалып кала. Төп фикер: балаңны, нинди генә булуына карамастан, ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Гаиләдә шундый бала туган икән, бу һич кенә дә очраклылык түгел. Әсәрнең исеменә килсәк, минем геройларым үзләре алдында бик күп ишекләрнең ябылганын әйтә. Шакып та карыйлар, ачылмый гына алар. Соңыннан гына үзгәрешләр була башлый.

Илтани Илялова спектакльнең вербатим булуын ассызыклый. Ягъни, бу – документаль җанр:
– Ишекләр – вербатим. Аутизм белән чирләгән малай дәшми. Ләкин аның һәрбер хәрәкәте зур мәгънәгә ия. Монысы – режиссер табышы. Сәхнәдә – өч яктан ак диварлар. Ул шуларга башын бәрә. Син аның ябык тирәлектә калуын һәм, күпме генә бәргәләнсә дә, үз халәтеннән чыга алмавын аңлыйсың. Тышкы яктан аңа ярдәм итәргә тырышалар. Ләкин эчке дөньясын аңламаган килеш, балага ярдәм итеп булмый. Текстына килсәк, автор реаль кешеләрдән чын хәлләрне сөйләткән. Шуңа күрә диалоглар татарчалы-урысчалы, сәхнәдә – тормыш чирләре, әйтик, алкоголизм. Болар барысы да – бәла. Яшьләр бик күп тел өйрәнә, тик туган телләрен генә белмиләр.

Аутизм темасын сәхнәгә менгезү – үзе яңалык. Режиссер аны космонавт итеп тә сурәтли, кешеләрдән аерып, шар эченә дә бикләп куя. Спектакльдән әйләнә-тирәдәге кешләргә күтәрелеп карарга өйрәнеп чыгасың.

Цитата: “Кешеләр кайчак ялгыша. Аларны бит аның өчен гаепләп булмый. Беркем дә гаепле түгел, алар ялгышканнар гына…”

“Томан”
Без барыбыз да – балачак иленнән. Балачакта булган проблемалар хәл ителмәсә, алар яшәргә комачауларга мөмкин. Гүзәл Сәгыйтова әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Томан” спектакле әнә шулай кисәтә.

Татар дөньясы җәмгыятьтәге кайбер чирләрне беркайчан да кабул итмәячәк. Әйтик, гомосексуализмны. Ул – чир, ә безнең өчен – кимчелек, гөнаһ. Әсәр әнә шундый кылдан нечкә темалар турында уйландыра. Режиссер проблемаларны оста хәл итә. Әйтик, “зәңгәр” профессор. Ул бар да, юк та. Бер карасаң, төп герой Алия (Ләйсән Фәйзуллина) аның белән аралаша, икенче яктан, ул аны уйлап кына чыгарган кебек тә. Ананың үз баласын үтерүе күренеше дә ахыр чиктә героиняның фантазиясе кебек кабул ителә.

  Спектакль режиссер эше һәм Ләйсән Фәйзуллинаның сәхнәдә яшәве аркасында ота, ди Илтани Илалова:
– Монда да ялгызлык, тормышта үзен таба алмаган кеше темасы күтәрелә. Ул үзенең ирен ярата, ул аның тормыш мәгънәсенә әйләнә. Ләкин ире хыянәт итә. Тормышының бердәнбер мәгънәсен югалтудан шашкан хатын үз баласын үтерүгә барып җитә. Дөрес, ул үзгәрергә тырыша, спектакль дәвамында кара дивар агара, Алия (Ләйсән Фәйзуллина) аларны бизи. Ләкин берни дә барып чыкмый. Ә бит ул бала тапмый. Бәлки, Алия бу хакта хыяллангандыр гына. Чөнки бала ир кеше пинжәк-күлмәкләреннән хасил була. Актер Ләйсән Фәйзуллина геройның психик халәтен бик төгәл җиткерә. Ялгыз калганын аңлагандагы күз карашын гына искә төшерегез. Финал җыр белән тәмамлана. Анда яхшылык турында сүзләр бар. Алия, шул җырны тыңлап, диварга терәлеп утыра бирә.

Кабул итәрме ул бу җырны? Анысын һәркем үзеннән чыгып хәл итә.
Гүзәл Сәгыйтова исә тормыш мәгънәсен гади әйберләрдә күрергә өнди:
– Әсәргә эпиграф итеп, “Без барыбыз да – балачактан” дигән сүзләр алынды. Алиянең балачагында булган проблемалар бүген яшәргә ирек бирми. Бабай белән дә шул ук хәл. Минем героиня – дөнья кешесе. Ире Шамил исә татар дөньясы эчендә генә кайный. Алияне акылга җиңеләйгән дип күрергә тырышалар, чынлыкта аның бәласе – артык акыллы булуда. Тикмәгә генә ире аңа, күп укыма, дип әйтми бит инде. Ул исә иренә кирәксез тоелудан курыкканга эзләнә. Без бүген “Томан”дагыча барыбыз да тормыш мәгънәсен эзлибез. Мәгънә эзләү томан кебек, чынбарлыкта ул – иллюзия. Миңа еш кына яшьләр кая барып бәрелергә белмәгән кебек тоела. Эзләнәләр, казыналар, чынлыкта тормыш бит ул кадәр катлаулы да түгел. Аның мәгънәсе – гади әйберләрдә.
Спектакль тормышка гадирәк карарга өйрәтә.

 

Цитата: “Иртән йокыдан уянырга теләгең булса, бәхетнең төсе дә, исе дә әнә шул”.

Йомгак: спектакльләрне кабул иткәндә, катлауландырырга кирәкми. Юкса, “Ишекләр”дәге сыман төнлә пустырник эзләп чабарга туры килмәгәе.

Гөлинә Гыймадова


Күперме, дивармы? Кем кайсын сайлый бит…| Камалда премьера” язмасына фикерләр

  1. «Кыскасы, беренче спектакль кичәнең атмосферасын бирә, син психотерапевт сеансына килеп эләгүеңне аңлыйсың.»
    — чыннап та шулай булды! Лэкин, декабрьдэ инде беренче булып «Томан» спектален карадык. Килеп керугэ упкынга))
    Бик тирэн мэкалэ, узем дэ шушындый уйлар уйлап кайттым, рэхмэт Гөлинә Гыймадова:)

Фикер өстәү