Көчле җил вакытында нишләргә кирәк?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда көн дәвамында һәм кичке алтыга кадәр көчле җил көтелә, көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, һава шартлары начарайган вакытта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормаска тырышыгыз. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары һәм черегән агач кәүсәләреннән ераграк торуың хәерле. Көчле җил вакытында җәрәхәт алмас өчен, йорт подъездына яки подвалга кереп яшеренергә кирәк.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү