Көзге депрессияне җиңү өчен 8 ысул | ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ

Ел буе сагынып көткән җәй күптән офыклар артында калды. Аны озату “ачысы”н аз булса да оныттырып торган әбиләр чуагы да тәмамланды. Яңгырлы, болытлы, салкын көннәре белән шүрләтеп торган чын көзгә аяк бастык. Елак көзне елап уздырмас өчен ни эшләргә? Көзге күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?


Бу сорауны ишетүгә, психолог Люция Харрасова: “Иң элек үз-үзеңне кулга алырга кирәк!” – дип җаваплады. Белгеч фикеренчә, сезонлы күңел төшенкелеге куркыныч чиргә әверелмәсен өчен башта аның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкларга кирәк. “Көзге депрессия башлануга еш кына магнит давыллары сәбәпче була. Әлеге ел фасылында алар аеруча еш күзәтелә. Бу аңлашыла да. Көзен иртәнге һәм кичке һава температурасы шактый аерыла. Атмосфера басымы да кискен үзгәреп тора. Көннәр кыскаргач, шатлык гормоны (серотонин) да күпкә азрак бүленеп чыга башлый. Аны йокы гормоны (мелатонин) алмаштыра. Нәтиҗәдә көне буе йокы килә, тирә-якка битарафлык арта. Депрессия нәселдән дә күчәргә мөмкин”, – ди психолог.


Көзге күңел төшенкелеге, гадәттә, хәлсезлектән башлана. Кеше үзенең сүлпәнләнүен сизә, еш күңелсезләнә, тиз кызып китә, күпме генә йокласа да, арыганлык бетми тилмертә. Моннан тыш көзге депрессиягә бирешә башлаган кешедә аппетит югалу, йокысызлык, тиз үпкәләү, ялгызлыкка омтылу кебек билгеләр дә күренә башлый. Бу халәттән котылу өчен ни эшләргә? Люция Харрасова көзге депрессияне түбәндәге ысуллар ярдәмендә җиңәргә киңәш итә:

1. Депрессия организмга яктылык җитмәү аркасында да пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Караңгы, яктылык начар булган бүлмәләрдән качыгыз. Депрессиягә бирелгән кеше үзен яхшы хис итсен өчен 18 квадрат метрлы бүлмәдә яктылык 250 Ваттан да ким булмаска тиеш.

 

2. Көзге чорда йокы режимын көйләүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Салкыннар башлану белән организмга күбрәк ял таләп ителә башлый. Шуңа күрә йокы сәгатен арттырырга кирәк. Җәй көне 6 сәгатьтән дә йокы туйса, көз көне 8 сәгатьтән дә ким йокларга ярамый.

3. Һәр иртәне, бүлмә җилләтеп, физкультура ясаудан башлагыз.

4. Күптән күрешмәгән якын кешеләрегез белән аралашу, концерт-театрларга баруның да файдасы тими калмас. Бассейнга йөреп алсагыз, мунча керсәгез дә, җиңеллек сизәрсез.

5. Көзге чорда составында минераллар булган витаминнар эчү дә файдалы. Пробиотиклар белән дә “дуслашыгыз”. Алар йогурт, кефир кебек әчегән сөт ризыкларында була. Пробиотиклар ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшыртып кына калмыйча, кәефне дә күтәрә. Омега-3 май кислоталары да депрессия билгеләрен киметә. Ул балык, чикләвек, үсемлек маенда бар.

6. Игътибар иткәнегез бардыр: борчулы, куркыныч вакытларда тирән итеп сулыш алырга киңәш итәләр. Тигез һәм тирән итеп сулыш алу теләсә нинди стресска каршы көрәшергә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул күңел халәтен дә гармониягә сала.

7. Көзге, моңсу көннәргә ямь өстәүнең тагын бер яхшы ысулы бар. Ул да булса – фотосессия оештыру. Кием, образ сайлау, фотограф табу кебек мәшәкатьләр онытылырга ярдәм итәр. Табигатьтә ясалган матур фотосурәтләр исә ел дәвамында сөендереп торыр.

8. Кибетләрдә йөрү дә күңел төшенкелегеннән коткара. Яңа кием, яңа төсләр көз җитте дип моңсуланып утырырга ирек бирмәс!


Фикер өстәү