Кадерсез каберләр. Сугышчылар каберләреннән котылырга җыеналар

Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Ни кызганыч, ул көнгә кулына корал тотып дошманга каршы сугышкан ветераннарыбыз сафы тагын да сирәгәячәк. Шул ук вакытта шанлы, каһәрле елларда һәлак булган сугышчыларны искә алып, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә иртә әле. Алай гына да түгел. Илебезнең кайбер төбәкләрендә сугышчылар каберләреннән тизрәк котылырга, аларны оныттырырга җыеналар.

 

Сентябрь уртасында Томскига, төбәк тарихына багышланган конференциягә барганда юлдашым, Татарстанның “Хәтер китабы”н чыгаруга зур өлеш керткән, эшче төркем җитәкчесе Михаил Черепанов белән озак кына гәпләшеп утырырга туры килгән иде. Шунда минем Мөслим районындагы Мәлләтамак авылында туып үскәнлегемне исендә калдырган икән. Сәфәрдән кайтып атна да үтмәде, Михаилдан язма килеп төште.

– Мин берничә ел инде Кырымның Керчь шәһәре янында гына диярлек булган Юркино (Юраков Кут) авылы янындагы сугышчыларыбыз каберләренең торышы, киләчәге өчен ут йотып йөрүче эзтабар Ольга Волостнова белән элемтәдә торам. Әлеге авыл янында Керчьне илбасарлардан азат иткәндә һәлак булган 860 (бәлкем әле тагын бардыр) совет сугышчысы күмелгән. Мин үз чиратымда әлеге шәһитләр арасында 41 якташыбыз булуын ачыкладым. Аларның берсе – авылдашың, Мәлләтамак кешесе Васил Әхмәтов. Совет власте вакытында әлеге туганнар каберлеге өстендә нәрсәдер төзү турында сүз дә булмаган. Әмма Союз таралгач, район-авыл хакимиятләре, дөресрәге, җир бүлеп бирүгә кагылышы булган чиновниклар бу җирләрне бүлгәләп уңга да, сулга да саткан. Дөрес, каберләр өстендә төзелгән йорт-корылмалар бәрәкәтсез булган, алар ярым җимерек хәлдә. Бүген әлеге милек хуҗалары, хосусый милегем бу, дип үз кишәрлекләрендә кабер ташы куярга рөхсәт итми; район, авыл хакимиятләре исә сугышчыларның җәсәдләрен казып алып күчереп күмүне оештырырга ашыкмый, – ди Михаил.

Имеш, буш җир юк

Бу җәһәттә Мәскәү эзтабарлары Керчь шәһәре комиссары А. Королевка мөрәҗәгать иткән. Аның җавабы бик сәер. “Глазов авыл җирлеге (Юркино шушы җирлеккә карый) кишәрлекләре хуҗалары, бу төштә Керчьне азат итүдә катнашучылар җирләнүен белә, үз кишәрлекләреннән аларның җәсәдләрен алуга каршы түгел. Шул ук вакытта үз кишәрлекләрендә кабер ташлары куюга, каберлек булдыруга каршы. Авыл җирлегендә зират булдыру өчен буш җир дә юк”, – дип җавап биргән. Югыйсә хәрби комиссар, мондый кәгазь сырлау белән шөгыльләнмичә, хакимиятләр белән берлектә җәсәдләрне казып алып күчереп күмүне үзе оештырып, башлап йөрергә тиеш.

– Әлеге каберлек хәрби комиссариат карталарында “туганнар каберлеге” дип теркәлгән. Бу җирләрне сату – җинаять! – ди Михаил Черепанов. Әлбәттә, җинаять! Тик хәзер инде теге кәкре куллы чиновникларны җәзага тартып булмастыр. Дистә еллар узган. Азов диңгезе буенда ук урнашкан әлеге авыл җирләре, мөгаен, бик кыйммәт йөридер. Әйтик, Мәскәү эзтабарларына җир хуҗалары, җирләрне сатып алыгыз да теләсә нинди һәйкәл куегыз, тик әүвәл дүрт миллион (!) сумыгызны чыгарып салыгыз, дип тәкъдим иткән.

Михаил аңлатуынча, сугышчылар каберенә тияргә ярамаса да, бик әһәмиятле социаль төзелешләр башланганда, җәсәдләрен казып алып күчереп күмү рөхсәт ителә. Инде хосусый милекчеләр нәрсәдер төзергә уйлый икән, казып алып күмү эшләре чыгымнарын үзләре күтәрергә тиеш. Бик сәер хәл килеп чыга. Милекчеләр кабер ташы куярга рөхсәт итми, хакимият җитәкчеләре, хәрби комиссариат күчереп күмүне оештырырга ашыкмый, яңа зират ясарга буш җирләр юк, дип сылтау эзли. “Юркинодан бер генә чакрымда дивизиянең мемориаль зираты бар, әлеге җәсәдләрне казып алып шунда күчерергә мөмкин бит”, – дип тәкъдим итә бу уңайдан Черепанов. Аптыраш: сугыш беткәнгә 74 ел узуга карамастан, шәһидләребез онытылып, кадерсезләнеп ята.

Һәйкәлдә исеме бар

Мин, әлеге хәбәрне алуга, туган якка, Мәлләтамак авылы башлангыч мәктәп укытучысы Рәсимә Гәрәевага шылтыратып, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә кулган һәйкәлдә Әхмәт улы Васил Әхмәтов исеме бармы икән, дип кызыксындым. Бар икән. Тик, ни кызганыч, авылдашлар арасында аны хәтерләүче табылмады. 1944 елны сугышка алынган, бүген исән булган бердәнбер сугыш ветераны Миңнемөхәммәт абзый Хәлиуллин да аны исенә төшерә алмады.

– Кайсы көнне, кайсы авыл егетләре белән фронтка киткәнемне әле дә яхшы хәтерлим. Безнең авыл сугыш алдыннан бик зур иде бит. Ул миннән ике генә яшькә олырак булгач, белергә дә тиеш кебек. Аякларым авыртып торса да, хәтерем начарайды дип зарлана алмыйм. Күрәсең, аралашмаганбыздыр, – диде ул.

Авылыбызда йөзгә якынлашып килүче әбиләр дә бар. Ни кызганыч, алар да хәтерләми булып чыкты Әхмәтовны. Хәтта бүген авылыбызда мондый фамилияне йөртүче дә юк икән. Бәлкем, бу язманы укыгач, Васил абзыйның туганнары, кардәш тиешле кешеләре табылыр? Нигә дисәң, беренче чиратта нәкъ менә шуларның – әлеге исемлектә теркәлгән якташларыбызның Кырым республикасы хакимиятләренә хат-мөрәҗәгатьләре урынлырак, тәэсирлерәк булыр иде, дип тәкъдим итә эзтабарлар.

 

Әлеге исемлек бирелә:

АНДРЕЕВ МИХАИЛ АЛЕКСАНДРОВИЧ(АНДРЕЕВИЧ), 1918, Актанышский р-н,д.Михайловка, Арским РВК, гв.мл.л-т, 82 гв.сп,32 гв.сд, погиб 21.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
2. АХМЕТОВ ВАСЫЛ АХМЕТОВИЧ, 1925, с.Мелля-Тамак, Муслюмовским РВК, кр-ц, 1 гв.сп,2 гв.сд, погиб 10.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
3. БАШИРОВ ГАРИФ ЗАКИРОВИЧ, 1909, Алькеевский р-н,д.Биктимирово, Ошским РВК Киргизии, гв.кр-ц, 6 гв.сп,2 гв.сд, погиб 21.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
4. БЛИНКОВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ, 1906, г.Казань, Юдинским РВК, гв.мл.с-т, 315 гв.сп,128 гв.сд, погиб 14.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
5. ГЕРАСИМОВ ФИЛИПП АЛЕКСЕЕВИЧ, Мензелинский р-н,д.Тамбовка, мл.с-т, 82 гв.сп,32 гв.сд, погиб 27.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
6. ГИЛЬМУТДИНОВ АБДУЛШАЕХ ГИЛЬМУТДИНОВИЧ, 1918, Арский р-н,д.Каинсар, Арским РВК, мл.л-т, 164 гв.сп,55 гв.сд, погиб 29.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
7. ГИЛЬМУТДИНОВ БАДРЕТДИН, 1922, с.Челны, Камскоустьинским РВК, ефр., 319 гв.сп,128 гв.сд, погиб 16.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
8. ГИНИЯТУЛЛИН ЗИННАТУЛЛА, Тюлячинский р-н,с.Ямбулат, Сабинским РВК, кр-ц, 319 гв.сп,128 гв.сд, погиб 27.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
9. ЗАБИРОВ АХМЕД НАСРЕТИНОВИЧ, 1902, Дрожжановский р-н,с.Старые Чукалы, из Баку, кр-ц, 83 морсбр,ЧФ, погиб 24.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
10. ИБРАГИМОВ МАГСУМ, 1916, Нижнекамский р-н,с.Семеновка, Шереметьевским РВК, мл.л-т, ком.взв 45-мм пуш., 80 гв.сп,77 сд, погиб 11.12.43, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
11. ИБРАГИМОВ МАГСУМ ИБРАГИМОВИЧ, 1916, Пестречинский р-н, Пестречинским РВК, л-т, 58 гв.ап,32 гв.сд, погиб 04.12.43, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
12. ИСМАГИЛОВ ИСЛАМГАЛИ ИСМАГИЛОВИЧ, 1924, Арский р-н,д.Клачи, Арским РВК, кр-ц, 642 сп,200 сд, погиб 02.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
13. ИСМАИЛОВ ШАЙХУН ИСМАИЛОВИЧ, 1918, Актанышский р-н,с.Чуракаево, Калининским РВК, гв.кр-ц, 82 гв.сп,32 гв.сд, погиб 18.03.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
14. КАЮМОВ ГАБДЕРАХИМ КАЮМОВИЧ, 1918, г.Казань, Набережночелнинским РВК, кр-ц, 85 гв.сп,32 гв.сд, погиб 12.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
15. КНЯЗЕВ ИВАН АЛЕКСАНДРОВИЧ(АЛЕКСЕЕВИЧ), 1918, с.Щербеть, Куйбышевским РВК, гв.с-т, 319 гв.сп,128 гв.сд, погиб 27.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
16. МАКАРОВ ГРИГОРИЙ СЕРГЕЕВИЧ, 1921, Азнакаевский р-н,Чеканский с/с, Ютазинским РВК, кр-ц, 164 гв.сп,55 гв.сд, погиб 20.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
17. МАТЮШКИН МАТВЕЙ ИЛЬИЧ, 1923, д.Васильевка, Аксубаевским РВК, ст.с-т, 83 морсбр,ЧФ, погиб 22.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
18. МЕЛЬНИКОВ ЕВГЕНИЙ ПАВЛОВИЧ, 1923, с.Бетьки, Набережночелнинским РВК, мл.с-т, 2 гв.сд, погиб 11.03.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
19. МИРЯСИН НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВИЧ, 1925, Татария, Акташским РВК, гв.кр-ц, 1 гв.сп,2 гв.сд, погиб 10.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
20. НИЗАМОВ ФАРСИ КАСИМОВИЧ, 1919, Актанышский р-н,д.Чишма, Актанышским РВК, гв.ст.с-т, 15 гв.сп,2 гв.сд, погиб 22.12.43, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
21. ФАДЕЕВ ПЕТР ПАВЛОВИЧ, Лаишевский р-н,с.Куюки, кр-ц, погиб 14.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
22. ФАЙЗУЛЛИН ЗУФАР ФАЙЗУЛЛОВИЧ, 1925, Сармановский р-н,д.Димитарлау, Сармановским РВК, кр-ц, 160 бмб,83 сбр, погиб 30.03.43, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
23. ХАННАНОВ НАЗМИ МУЗИПОВИЧ, 1914, Актанышский р-н,д.Мастеево, Актанышским РВК, гв.ст.л-т, 315 гв.сп,128 гв.сд, погиб 14.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
24. ХВАТОВ КОНСТАНТИН ИВАНОВИЧ, 1913, г.Чистополь, Чистопольским РВК, ст.с-т, 82 гв.сп,32 гв.сд, погиб 20.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
25. ШАВАЛИЕВ ЗАКИР, Сабинский р-н,с.Тимершик, Сабинским РВК, гв.кр-ц, погиб 19.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
26. ШИШКИН ИВАН ФИЛИППОВИЧ, Заинский р-н,с.Нератовка, Заинским РВК, гв.ст.с-т, 32 гв.сд, умер от ран 04.04.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино, 27 гв.медсб
27. ШУРШИН АНДРЕЙ ГРИГОРЬЕВИЧ, 1901, Лаишевский р-н,с.Карадули, Сталинским РВК г.Казани, кр-фц, 83 оморсбр,ЧФ, погиб 16.03.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
28. ЩУКИН ИЛЬЯ НИКАНДРОВИЧ, 1925, г.Набережные Челны, Набережночелнинским РВК, кр-ц, 318 гв.сп,128 гв.сд, погиб 30.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
29. ЯРЦЕВ ИВАН АНДРЕЕВИЧ, 1924, Альметьевский р-н,п.Русский Акташ, Альметьевским РВК, гв.кр-ц, 164 гв.сп,55 гв.сд, погиб 11.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино
30. ХАСАНШИН ГАРИФ ХУСАИНОВИЧ, 1925, Черемшанский р-н,с.Карамышево, Первомайским РВК, гв.кр-ц, 82 гв.сп,32 гв.сд, погиб 21.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино(5.2.44-орден Отеч.войны 1 ст.посмертно)
31. ЛУКЬЯНОВ ИВАН МИХАЙЛОВИЧ, 1906, Новошешминский р-н,с.Горшково, Чистопольским РВК, гв.с-т, 29 гв.орр, 80 гв.сп,32 гв.сд, погиб 18.03.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино(орден Отеч.войны 2 ст.22.3.44 посмертно)
32. МУЛЕНДЕЕВ ЕМАНДЕЙ ЕМЕЛЬЯНОВИЧ, 1925, с.Новое Сережкино, Шугуровским РВК, кр-ц, 80 гв.сп,32 гв.сд, погиб 01.04.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,4 км з,выс.71,3
33. ГАБИТОВ ФАРГАТ ГАБИТОВИЧ, 1925, Азнакаевский р-н,с.Урсаево, Тумутукским РВК, гв.кр-ц, 6 гв.сп,2 гв.сд, погиб 11.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
34. КУРЕНКОВ ИВАН АНДРЕЕВИЧ, 1917, г.Тула, из г.Казани, гв.кр-ц, 2 гв.сд, погиб 22.03.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
35. МАЙОРОВ ПАВЕЛ ИВАНОВИЧ, 1925, Алексеевский р-н,с.Лягушкино, Билярским РВК, гв.кр-ц, 164 гв.сп,55 гв.сд, погиб 21.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
36. МИНСАФИЕВ САЛИМ МИНСАФИЕВИЧ, 1925, Спасский р-н, Куйбышевским РВК, гв.кр-ц, 80 гв.сп,32 гв.сд, погиб 20.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
37. МИРГАЛИМОВ МИРХАТИМ МУРГАЛИМОВИЧ, 1923, Азнакаевский р-н,с.Тумутук, Тумутукским РВК, гв.кр-ц, 6 гв.сп,2 гв.сд(535 сп), погиб 10.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
38. ПАВЛОВ ИЛЬЯ ФЕДОРОВИЧ, 1922, Кукморский р-н,с.Старая Юмья(ОшЮмья, Кукморским РВК, кр-ц, 82 гв.сп,32 гв.сд(15 гв.сп,2 гв.сд), погиб 26.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
39. СУНГАТУЛЛИН ГАЯН, 1923, Муслюмовский р-н,д.Сикия, Калининским РВК, гв.кр-ц, 164 гв.сп,55 гв.сд, погиб 14.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
40. ХАЗИЕВ МИНАКИП ХАЗИЕВИЧ, 1922, Тюлячинский р-н,д.Айдарово, Тюлячинским РВК(?), кр-фц, пар.-дес.б-н,ЧФ, погиб 10.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3
41. ЧИНДАРЕВ ВАСИЛИЙ СЕРГЕЕВИЧ, Тетюшский р-н,с.Никольская Карланга(д.Анненково), Тетюшским РВК, гв.кр-ц, 168 гв.сп,55 гв.сд, погиб 15.01.44, Крым, г.Керчь,Ленинский р-н,с.Юркино,выс.71,3

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү