Кайсы очракта антибиотик эчү зыянлы булырга мөмкин?

Антибиотикларны табиб киңәш итмәгән килеш эчү сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Мәскәү Сәламәтлек саклау Департаментының штаттан тыш беренчел медицина-санитария ярдәме буенча баш белгече, 121нче поликлиниканың баш табибы Андрей Тяжельников шулай дип белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Баш табиб мондый даруларның өстәмә эффектлары күп булуын билгеләп үткән. Аларга бавыр һәм бөер функциясен бозу, аллергия реакцияләре, иммунитетны киметү, ашказаны микрофлорасы һәм организмның лайлалы тышчалары дисбалансы керә.

Моннан тыш, антибиотикларны кирәкмәгән очракта эчү авыруның әлеге препаратларга ияләшүенә китерә, дип өстәгән Тяжельников.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар төркемендә булган дарулар микроблар китереп чыгара торган авырулар вакытында билгеләнә. Шуңа күрә аларны вируслы инфекцияләре вакытында эчү бөтенләй файдасыз.

 


Фикер өстәү