“Кайтып китәм. Үзләре көрәшсеннәр”. Көзнең беренче ярышы ниләр белән истә калды?

Казанда көзге батырлар ачыкланды. Җомга-шимбә көннәрендә башкалада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына көрәш бәйгесе узды. Бу юлы да егетләрне яңалыклар белән каршы алдылар. Тик көрәш җәмәгатьчелеге үзгәрешләрне авыр кабул итә. Бәлки, киңәшләшергә вакыт җиткәндер?

Быел җәй көрәш җәмәгатьчелеге бераз дулкынланып алды. Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан киткәч, Көрәш федерациясенең башлыгы алмашынмасмы? Милли спорт төренең киләчәге ничек булыр? Мәсьәлә сайлаудан соң хәл ителде. Әхмәтов Дәүләт Советына күчте, әмма федерацияне ташламады. Үзе әйтүенчә, Татарстан Президентыннан әнә шундый тәкъдим кергән. “Президент фәрманы тикшерелми, ә үтәлә генә. Эшне дәвам иттерәбез”, – диде ул. Әхмәтов җомга көнне элек үзе җитәкләгән министрлык бәйгесенә дә килде һәм башкарасы эшнең әле күп булуын әйтте. Шуларның берсе – ярышларга тамашачы җәлеп итү.

Павликка ник урын юк?

Чыннан да, җомга-шимбә көннәрендә “Ак барс” көрәш сараенда буш урыннар күп иде. Шул ук вакытта бәйгегә килгән халык спорт корылмасы ишегалдында машинасына урын таба алмый азапланды. Бер кешегә исә келәмдә урын табылмады. Моңа кадәрге ярышларда Зәй районы өчен бил алышкан Ульян батыры Сергей Павликны ярышка кертмәделәр. Бер караганда, көтелгән вакыйга. Бәйгегә берничә атна кала көрәш федерациясеннән хәбәр килде: чит төбәк егетләренә Татарстан районнары өчен бил алышу мөмкинлеге бирелмәячәк. Сәбәбен дә аңлаттылар. Янәсе, алар илкүләм бәйгеләрдә барыбер үз төбәкләре өчен бил алыша. Шуңа күрә Татарстан ярышларында махсус җиңелергә мөмкиннәр. Келәм читендә уеннар башлана, көрәшнең яме бетә. Әнә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, катгый фикергә килгәннәр.

Дөресен әйткәндә, әлеге мәсьәләне ел саен күтәрәләр. Тик, урыс әйтмешли, йөк кенә урынында кала. Үзгәреш юк, ягъни мәсәлән. Быел да шулай булып чыкты. Чит төбәк көрәшчеләре дигәндә, иң элек Мари Иленнән Муса Галләмов, Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев һәм Ульяннан Сергей Павлик искә төшә. Өчесен дә ярышка керттеләр, әмма берсен генә келәмгә чыгармадылар. Сәбәбен сорагач, Павлик үзе берни дә аңлата алмады. “Миңа килергә куштылар. Килдем. Хәзер менә кайтып китәм. Үзләре көрәшсеннәр”, – диде ул. Алыптай көрәшчедән янә сабый ясадылар. Иң гаҗәбе, аны башта катнашучы итеп теркәгәннәр, аннары исә кире уйлаганнар. Шул рәвешле зәйлеләр составка башка егетне дә кертә алмады. Бу инде – әле алыш башланганчы ук очколар югала дигән сүз. Муса белән Артурга исә кемнеңдер каядыр шалтыратуы ярдәм иткән, дигән хәбәр таралды. Кызганыч, телефон номерын гына табып булмады. Татарстан чемпионаты узып, Россиянекенә әзерләнгәндә, ул телефон кабат шалтырамасмы?

Бу хәлләр турында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллинның фикерен белештек. Җавап элеккегечә булды:

– Бу мәсьәлә бик катлаулы. Тагын бер тикшереп, сөйләшмичә булмас.

Финал өчен ике күнегү кирәк

“Көрәштән гел ямьсезлек кенә эзләп йөрисез, әнә бит ничек матур итеп бил алышалар”. Соңгы елларда келәмнән читтәге хәлләрне дә күрә башлаган журналистларга мондый дәгъваны еш белдерәләр. Ә сез тамашачылар арасына менеп утырыгыз да аларны тыңлап карагыз! Көрәш карарга килгән халык арасында чит кеше юк. Алар барысын да чамалый. Хәтта трибунада сирәк-мирәк күренеп киткән чибәр-чибәр туташлар да көчле-көчле егетләрнең нигәдер бил алышмыйча көндәшенең хатасын көткәнен, батырларга быел бирелгән яңа киемнәрнең ни өчендер умырылып төшкәненә аптырый.

Кием генә түгел, көз җиткән саен, көрәшчеләрне бәйгеләрдә яңа кагыйдәләр белән каршы алалар. Быел, мәсәлән, егетләрне дүрт минут буе сөлге бәйләп ярыштырдылар. Элек ул ике генә минут иде. Яңалыклар кирәк анысы, замана алга бара. Әмма көрәшчеләр генә үзгәрешләрне авырдан кабул итә. Ни өчен?

–  Замана үзгәрә. Бүгенге келәмне без көрәшә башлаган вакытлар белән чагыштырырга ярамый. Хәзер професионаллар бил алыша. Егетләр, финалга барып җитү өчен, көненә ике мәртәбә күнегүләргә йөри. Көрәш бетә, көрәшмени бу, дип без яшь чакта да борчылалар иде. Бетмәде бит. Кагыйдәләр дә гел үзгәрә. Шулай булсын. Әмма яңалыкларны астагылар тәкъдим итәргә тиеш. Ә бездә үзгәрешләр гел өстән төшә. Көрәш турында кемнәр сорадылар икән? – ди танылган батыр Марсель Таһиров. Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган тәүге бәйгенең җиңүчеләре сафына кергән, тугыз мәртәбә Татарстан чемпионатын откан, газетабызның Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы бәйгесендә дүрт тапкыр батыр булып танылган, узган атнада 55 яшен тутырган батыр ул. Белми әйтмәс. Бәлки, соңга калганчы, чыннан да,  киңәшләшергә вакыт җиткәндер?

Раббанины күрегез!

Быел җиңүчеләр исемлегендә дә зур үзгәрешләр булды. Узган елгы батырлардан бары берсе генә үз титулын саклап кала алды. 60 килолы егетләр алышында җиңү яулаган Актаныш көрәшчесе Раббани Нургалиев ул. Исеме дә, фамилиясе дә батырлык таләп итә. Ихласлыгы булыша. 19 яшьлек егеткә кагыйдәләр дә, яңа кием дә комачау итмәде. 70 килолылар бәйгесен Әлмәт өчен бил алышкан Искәндәр Мортазин отты. 80дә быел да Ренас Кәлимуллин фаворит булып саналды. Әмма финалда ул Әлмәттән Марат Кәримовка оттырды. 90 килолылар арасында Алабугадан Илнар Галимов батыр калды. 100 килолы егетләр ярышын Әлмәттән Айдар Алтынбаев отты. Аның бу авырлык үлчәвендәге төп фаворит Булат Мусин белән алышын халык “спектакль” дип бәяләде. Тамашачы күз уңында торган батырларның көрәшмичә җиңелүен авыр кичерә. “Иң-иң”нәр арасына керәсең икән, җаваплылык та пәйда була. 130 килога кадәрге егетләр ярышында исә беренче көнне үк ике фаворит очрашты. Муса Галләмов белән Раил Нургалиев алышында беренчесе өстен чыкты. Муса батыр калыр, диделәр. Әмма Әлмәттән Радик Сәлахов башкача уйлый булып чыкты һәм җиңүне дә ул яулады. Иң дәүләр ярышын Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин отты.

Командалар беренчелеген исә быелгы ярышта бер чемпионы да булмаган Теләче көрәшчеләре отты. Бу – әлеге район егетләренең Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгеләрендәге алтынчы уңышы. Әлмәт командасының да алты җиңүе бар.

Илнар Хөснуллин


“Кайтып китәм. Үзләре көрәшсеннәр”. Көзнең беренче ярышы ниләр белән истә калды?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү