Карабодайга бәя артырмы?

Бу көннәрдә карабодай тирәсендә барган шаукым халыкны бераз аптырашта калдырды. Матбугат чараларында, берничә кибет вәкиленә сылтама ясап, ярмага бәя арту турында хәбәрләр чыккан иде. Алардан күренгәнчә,  ваклап сату бәяләрендә бу үзгәрешләр 2019 елның ноябре – 2020 елның гыйнварында чагылыш табарга мөмкин, дип язды ТАСС.

Әлеге шау-шуга зур җитештерүчеләрне берләштерә торган Рупродсоюз оешмасының башкаручы директоры Дмитрий Востриковның сүзләре сәбәпче булды.

Сентябрь аеннан октябрьгә кадәр карабодай ярмасының 1 килограммы 49 сумнан 53 сумга кадәр артты. Әмма күпләп сату динамикасын исәпкә алган хәлдә, ул тагын да күтәрелергәмөмкин. Без бәяләрнең үсешен ноябрь гыйнвар айларында күзәтә алачакбыз, – дип фаразлыйВостриков.

Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсетора. Шул ук вакытта, ул сентябрь аенда – 27 сум, ә 2018 елның октябрендә 18-19 сумны тәшкил итәиде, дип искәртте Востриков. Аның сүзләренчә, сәүдә челтәрләре дә, җитештерүчеләр дә бәяләрнең артуы ягында түгел. Халыкның сатып алуы кимүе дә бәяләр үсешен тоткарлаучы фактор булып тора, дип билгеләп үтте ул.

“Ведомости” хәбәр итүенчә, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре дә, бәяләр артачак, дип белдерә. Мондый ихтыяҗ сентябрьдә туган. Бәяләр 2025 процентка күтәрелергә мөмкин. Әйтергә кирәк, моңа кадәр карабодайның бәясе 2017 елдан бирле артмаган иде.

Тик бу фаразларны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кире какты. Алар әйтүе буенча, карабодай базарында бәяләр тотрыклы.

Сентябрьдә күпләп сату бәяләре бераз артты. Росстат мәгълүматлары буенча, җитештерүчеләр тәкъдим итә торган уртача бәя бер килограммга 13,6 сумны тәшкил итә. Бу аларга табыш алырга ярдәм итәр, – ди министрлык вәкилләре.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге безгә җиткерүенчә, әлеге вакытта ярминкәләрдә карабодай ярмасына ихтыяҗ бик зур түгел. Узган алты ярминкәдә 33 тонна ярма сатылган. Аның бер килограммы 30 сум тора. Яңа елга кадәр барачак ярминкәләрдә бәяләр тотрыклы булачак.

Министрлык мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда 28,6 мең тонна карабодай җыеп алынган. Бу узган ел күрсәткечләре белән бер дәрәҗәдә. Татарстанлыларга бер елга 15 мең тонна ярма кирәк. Чәчү мәйданнары киләсе елда да киметелмәячәк. Алар билгеләп узуынча, карабодай чәчәге умарта кортларына бал җыярга да бик яхшы.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү